Вакыт илебез тарихындагы онытылмаслык данлы еллардан ерагайтканнан ерагайта. Әмма сугыш бездән ерагайган саен халкыбыз яулап алган ирекнең бәһасен ныграк тоябыз, якты, шатлыклы Җиңү мизгелен якынайтучылар белән горурлану хисе көчәя бара.
14 майда “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә район предприятие, оешма һәм учреждениеләре арасында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында йөзү һәм бадминтон буенча район беренчелеге була. Сәгать 10да башлана.
15 майда Арча Мәдәният йортында Чаллы Татар Дәүләт драма театрының “Язмыш сынавы” исемле премьерасы була. Башлана 19 сәгатьтә. Билетлар район Мәдәният йорты кассасында. Реклама 12+
Апрель ахырында район хакимиятендә алкоголь продукциясен сату буенча ЕГАИС системасына күчүгә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә әлеге мәсьәлә буенча эшмәкәрләрне кызыксындырган сораулар каралды.
Казанда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр иҗатының “Виктория” VII Халыкара бәйге-фестивале узды
Ат ярышында призлы урыннарны алучы Арча егете Салават Бикбаев чиста токымлы аты белән Казан ипподромында шөгыльләнде. 6 майда Казан ипподромында көчле атлар ярышты. Салават Бикбаев аты 7 аргамак арасында финишка икенче килде.
Районыбызга Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов килде. Әлеге сәфәрнең максаты — Геройның чордашы, сугыштан соңгы елларда аралашып яшәгән дусты Гани Сафиуллинның музеенда булу.
7 нче майда Яңасала башлангыч мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Гомәр Бәшировка мемориаль такта кую тантанасы булды. Кунакларыбыз - язучының оныгы Гәүһәр Хәсәнова (Мәһдиева), якташ язучыбыз, "Казан утлары" журналының җаваплы сәркатибе Вакыйф Нуриев, Арча районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З. М., "Казан арты" тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Гарипов Ш.З., "Безнең мирас" журналының бүлек мөхәррире Гобәйдуллин Л. И. язучы белән бәйле вакыйгаларны искә алдылар. Балалар үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Өлкәннәрнең чыгыш ясавы бәйрәмне тагын да ямьләндерде.
9 май көнне Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм хезмәткәрләре актив рәвештә Җиңүнең 71 еллыгына багышланган парадта катнаштылар. Арчаның үзәк мәйданында Арча балалар сәнгать мәктәбенең тынлы музыка уен кораллары оркестры чыгыш ясады.
Казанбаш төп мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы 9 нчы май - Җиңү бәйрәмен авыл уртасындагы Ватан өчен һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында зурлап үткәрделәр. Бәйрәмгә тыл ветераннары чакырылды. Кызганычка каршы, бүген Казанбаш һәм Көтек авылларыннан сугыш ветераннары безнең арабызда юк. Укучылар һәйкәл янына сугышта катнашкан бабаларының фоторәсемнәрен тотып килделәр. Тантаналы митингны мәктәп директоры Рамил Данил улы Мухамадияров ачып җибәрде. Ул килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Авылның имам-хатыйбы Корбангали хәзрәт сугышта үлеп калганнар рухына дога кылды. 6нчы класс укучылары монтажы җыр – бию белән үрелеп барды.