Казанбаш төп мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы 9 нчы май - Җиңү бәйрәмен авыл уртасындагы Ватан өчен һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында зурлап үткәрделәр. Бәйрәмгә тыл ветераннары чакырылды. Кызганычка каршы, бүген Казанбаш һәм Көтек авылларыннан сугыш ветераннары безнең арабызда юк. Укучылар һәйкәл янына сугышта катнашкан бабаларының фоторәсемнәрен тотып килделәр. Тантаналы митингны мәктәп директоры Рамил Данил улы Мухамадияров ачып җибәрде. Ул килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Авылның имам-хатыйбы Корбангали хәзрәт сугышта үлеп калганнар рухына дога кылды. 6нчы класс укучылары монтажы җыр – бию белән үрелеп барды.
4 нче май көнне Район мәдәният йортында Арча укучылар Сараеның балар иҗат хәйрия концерты булып узды. Балалар ата-аналарына узләренең җыр, бию, сәхнә сәнгатендә осталыкларын курсәттеләр. Тамашачылар “Сөембикә” һәм “Гөлләр” бию төркемнәренең хозур, күңелле биюләрен көчле алкышлар белән каршы алды. Җитәкчесе - Илхамия Мөбәрәк кызы. Шулай ук Лия Юрьевна җитәкчелегендә эшләп килүче театр түгәрәгенә йөрүче балалар Римма Надершинаның “Хаклыкка юл”, “Могъҗизалар илендәге Алиса” повестенән өзекләр курсәтеп шатландырдылар. Ә Гүзәл Дамир кызы җитәкләгә җыр ансамбле бу көнне сәхнәгә тәүге адымнарын ясадылар.
Район балалар китапханәсендә Бөек Җиңү көне уңаеннан сугыш чоры балалары тормышына багышланган әдәби кичә узды. Арча 1 нче номерлы мәктәбенең 3 А сыйныф укучылары сугыш елларының никадәр авыр, куркыныч булганлыгын һәм үз яшьтәшләренең ачлыктан, салкыннан интегеп узган балачаклары турында сөйләгән китапханәчене бик кызыксынып тыңладылар. Кичәдә сугыш елларында үскән балаларның чыдамлыгын кыюлыгын, батырлыгын чагылдырган шигырьләр укылды һәм слайд презентация күрсәтелде.
Укучылар В. Катаев әсәре буенча эшләнгән “Полк улы” исемле фильмнан өзек карадылар һәм бу китапны тулысынча укырга теләкләрен белдерделәр.
5 нче май көнне Лесхоз урта мәктәбе базасында “Совет һәм Россия халкы тормышында Бөек Ватан сугышы” темасы астында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган район күләмендә фәнни-практик конференция үтте.
Конференциянең максаты: СССР һәм совет халкының фашист Германиясен тар-мар итүдәге көчен күрсәтү, укучыларда Ватанның сугышчан тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, совет халкының һәм Кораллы Көчләрнең сугыш елларында күрсәткән батырлыгын чагылдыру, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү һәм әлеге мәсьәләләрне чишү юлларын билгеләү.
5 май көнне Иске Кырлай мәктәбендә Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, ниндидер сәбәпләр белән Алтын Йолдыз орденын алуга ирешә алмаган тагын бер якташыбыз Гарапша Шаһимәрдәновның туганнары белән очрашу булды.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте басуларына карап күңел куана. Уҗымнар бик матур күтәрелеп килә.
Апаз урта мәктәбендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин белән очрашу булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтов һәм Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков та катнашты.
Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Халисә Гафурова яшәгән фатир ишеген шакыйм, ә үзем аның турында уйлыйм. Күптәннән күргән юк, үзгәрдеме икән? Шактый еллар элек сәхнәдән “... күзләрем дә начар күрә, ишетми колаклар да...” дип шигырь сөйләп йөргәне әле дә истә. Бүген ул ни хәлләрдә икән?
Район өлкәннәр һәм инвалидлар йорты тирәлегенә җәй килгән. Урам яктан яшь чыршылар тезелеп киткән, бакчасында ямь-яшел хәтфәдәй чирәм, фонтан эшләп утыра. Казаннан кайткан якташларыбыз да бу ямьлелеккә игътибар итми калмагандыр.
Узган атнада Арча сәнгать мәктәбенә районның иң алдынгы татар теле укытучылары җыелды. Биредә “Туган тел укытучысы–2016“ бәйгесе булды.