ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2016 ел
җомга

Район сәнгать мәктәбендә төрле яшьләр хәрәкәтләрендә катнашучылар белән профилактик исәпкә баскан яшүсмерләрнең концерты булды.

Быел 9 майда Арча шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм демонстрациясендә “Үлемсез полк” колонналары оешкан төстә үтәчәк. “Үлемсез полк” акциясендә катнашырга теләүчеләргә кимендә А3 зурлыгында үз солдатының фоторәсемен әзерләргә, аны штандартка беркетергә кирәк булачак, шулай эшләмәгәндә ул колоннада күренмәячәк

6 майда район Мәдәният йортында ветераннарның “Балкыш” фестивале гала-концерты була. 18 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. 6+

Россия Федерациясе Җинаять–процессуаль кодексының 96нчы маддәсе нигезендә, шикләнелә торган кеше кыска срокта, әмма аны сорау алу яки тикшерүчегә китерү вакытыннан 3 сәгатьтән соңга калмыйча, сорау алучы, тикшерүче катнашында үзенең тоткарлануы һәм кайда булуын белдерү максатларында якын туганнарына, туганнарына яки якын кешеләренә бер тапкыр рус телендә телефоннан шалтыратырга хокуклы, бу турыда тоткарлау беркетмәсендә билге ясала.

Хәзер район эчке эшләр бүлегендә Интернет–портал аша төрле хезмәтләр башкарып була.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республикада янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Майның 5сеннән 20сенә кадәр үләннәр һәм чүп-чар яндыру, ачык һавада, табигать кочагында учак ягу, хәтта мангал белән ризык әзерләү, гомумән, тыела. Таләпләрне бозган очракта зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк.

Арча Үзәк китапханәсенең уку залында район Иҗтимагый советы белән район ветераннар советы президиумының уртак киңәшмәсендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына әзерлек эшләре турында сүз алып барылды. Киңәшмәдә катнашучылар үзләре өчен файдалы мәгълүмат та алды — алар өчен хокук белемнәре мәктәбе дәрес уздырды һәм нотариус Рәзинә Низаметдинова чыгыш ясады.

Анда 16 районнан иң көчле егетләр һәм хатын-кызлар катнашты. Бәйгене спортчыларга уңышлар теләп һәм якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде

Анда 11 кеше катнашты. Алар Яңа Кырлайда юлга кузгалып, 24 километр ара үттеләр һәм Арча үзәгендәге һәйкәл янында очраштылар

18 апрельдән 16 майга кадәр язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча айлык бара. Язгы кыр эшләрен бәла-казасыз, хәвеф-хәтәрсез башкарып чыгарга язсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International