ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2016 ел
җомга

29 апрельдә Арча Мәдәният йортында Туфан Миннуллин әсәре буенча “Алпамыш алпавыты” спектакле булды. Бу хәйрия спектаклен “Җидегән чишмә” Арча халык театры куйды. Спектакль искиткеч! Артистларның уйнауларына, музыкаль бизәлешкә, биюләргә сокланып карап утырдык

Таләпләр катгый: төзек булмаган авыл хуҗалыгы техникасына утырырга, техника белән 18 яше тулмаганнарны эшләтергә ярамый.

5 майда Үзәк китапханәдә һәвәскәр шагыйрь Минһаҗ Кашаповка 75 яшь тулу уңаеннан “Гомер юлым минем агымсу…” дип исемләнгән әдәби кичә булды.

Ел саен уку елы тәмамлану белән үзәк мәчеттә дин белеме өйрәнүчеләр арасында ислам дине бәйгесе оештырыла. Аларның ел дәвамында үзләштергән белемнәрен тикшереп карау өчен бик уңай чара бу.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан ел да уздырылып килә торган Г.Тукай исемендәге район әдәбият һәм сәнгать фестиваленә нәтиҗәләр чыгарылды.


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Апаз урта мәктәбенең тарихы бик бай. Тарих эзләре буйлап китсәк, мәктәп белән күп кенә күренекле шәхесләрнең язмышы бәйләнгәнен күрәбез. Шундыйларның берсе -  Арча районының Мирҗәм авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Сафин Нәкыйп Сафа  улы.


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Илебез халкы өчен Җиңү көненнән дә зуррак бәйрәм юк! Сугыш һәр гаиләгә, һәр йортка кагылып үткән, дошманга каршы көрәшкә бөтен ил күтәрелгән. Еллар үткән саен без тыныч тормышыбыз, аяз күгебезне саклап калган ватандашларыбыз батырлыгын тулырак аңлый барабыз.

6 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Шушмабаш мәктәбенә (директоры Рәзилә Шәймәрданова) Бөек Ватан сугышында Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Кәрим Исхак улы Исхаков һәм Социалистик Хезмәт Герое Шәрифулла Сәгъдулла улы Сәгъдуллин истәлегенә мемориаль такталар куелды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Арча педагогика көллиятендә Бөек Җиңү бәйрәмен ел да зур әзерлек белән каршы алалар. Быел студентларның “Үлемсез полк” акциясенә кушылуы митингны аеруча җанландырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International