2016 елның 1 гыйнварынан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен килгән административ штрафны карар чыкканнан соң 20 көн эчендә түләсәләр, 50 процент ташлама ясала.
20,27 февральдә Чистай шәһәрендә “Кама мозаикасы” исеме астында IX Республика фестиваль-конкурсы узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары актив катнаштылар, лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булдылар. Хайдаров Камиль «Тынлы уен кораллары” номинациясендә III дәрәҗә лауреат (укытучысы Кондратьев Сергей Николаевич, концертмейстер Мингазова Лейля Мухановна), Хасанова Рената дипломант (укытучысы Гайнетдинов Альберт Салахович, концертмейстер Хасанова Земфира Фаридовна), Шигабиева Азалия “Фортепиано” номинациясендә дипломант (укытучысы Рахматуллина Эльвира Фаятовна). Котлыйбыз!
26 февральдә Казанда “Морозко-2016”(“Суыккай-2016”) Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. Гитаристлар триосы Файзрахманова Сусанна, Ахметзянов Азат, Гайнетдинов Ильдус III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар (укытучысы Фахрутдинова Альмира Леонидовна). Котлыйбыз!
Бер танышым белән авылда терлек асраучыларга дәүләт ярдәме турында сөйләшәбез.
Боз сараенда Утар Аты, Шушмабаш, Апаз, Яңа Кырлай, Арчаның 1нче урта мәктәбе, 5нче гимназиянең 2001 елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге укучылары арасында хоккей ярышлары узды.
Шушмабаш урта мәктәбендә “Хәзерге заман мәктәбендә хәрби-патриотик эшчәнлек” темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары узды.
“Төп йорт килене” район бәйгесе уңышлы гына дәвам итә. Чираттагысы Лесхозда булды. Анда Казанбаштан биш бала үстереп, ике онык тәрбияләүче, 30 ел кайнана белән яшәгән Фәрия Әлмиева, Күлтәстән Нурания Әхмәдуллина, Югары Пошалымнан 20 еллык килен стажы булган өч бала анасы Резидә Галәветдинова, Лесхоздан 17 ел килен булып яшәгән, шулай ук өч балалы Лилия Фәсхетдинова, Кече Төрнәледән Гөлия Гыйлаҗиева, Түбән Пошалымнан Елена Гарипова катнашты.
Алдыннан төшмим бер дәАрчаның 1нче балалар бакчасында киләсе елга укырга барасы зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чараны карадым. Тәрбиячеләре – Гөлназ Сәгыйтова һәм Энҗе Абдуллина.
Арчада “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” дигән девиз белән территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре һәм торак-милекчеләр ширкәтләре арасында мәдәни-спорт чаралары бара.
Узган шимбәдә Арча стадионында Фәнил Гарәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары булды.