22 февральдә Казан Кремлендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы кабул итү үткәрелде. Анда ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Борһанов Алмаз Әгъзәм улына Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.
2 мартта сәгать 10да “Казан арты” тарих-этнография музеенда Роза Шәйхетдинованың иҗат кичәсе була.
“Ел укытучысы – 2016” республика конкурсы кысаларында район бәйгеләре бара. Бу юлы сыйныф җитәкчеләре, өстәмә белем бирү педагоглары, педагог-оештыручылар һәм психологлар арасыннан иң яхшыларын сайлап алдылар.
Яла ягу дигәндә белә торып башка кешенең намусына һәм абруена тап төшерә торган ялган мәгълүматлар тарату күздә тотыла.
2015 елда район үзәк хастаханәсендә ныклап төзекләндерү эшләре башкарылды. Хастаханәнең нинди үзгәрешләр кичергәнен баш табиб урынбасары Венера Кәримова белән карап чыктык.
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты” республика бәйгесенең зона ярышында безнең районнан катнашкан өч кеше дә җиңү яулады. Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова “Хатын-кыз–лидер”, Арчадан Рая Фәтхуллина “Өченче буын хатын-кызы”, Арча Мәдәният йортыннан Расих Галимҗанов “Ел ир-аты” номинацияләрендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешеп, республика ярышларында катнашу хокукына ия булды.
27 февральдә Арчаның 9нчы балалар бакчасы янында “Кышны озату” бәйрәме була. 11 сәгатьтә башлана.
21 февральдә полиция бүлегенә Күпербаш авылында бер йортка чит кешеләрнең бәреп кереп талау һөҗүме ясаулары турында хәбәр алына.
Арча стадионында укытучылар арасында чаңгы ярышлары үтте. Аны мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмалары советы (рәисе Вакыйф Харисов) оештырды. Ярышларда 40 яшькәчә һәм 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты, шулай ук хатын-кызлар арасында һәм катнаш эстафета булды.
20-21 февралендә Казан шәһәрендә Халыкара фестиваль-конкурс «Движение 2016» булып узды. Арча балалар сәнгать мәктәбенең «Глянец» бию төркеме II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (җитәкчеләре Муртазина Зилә Азатовна, Хисамиев Венер Гайнутдинович). Алар Казан Дәүләт Мәдәният институтының сәхнәсендә, конкурсның гала-концертында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.