19 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә татар сәнгатенең “Моң чишмәсе” Региональ фестиваль -конкурсы узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һэм укучылары бик актив катнаштылар, лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булдылар.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов 19 февральдә Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен Арча районы буенча элеккеге баш дәүләт инженер-инспекторы Нигъмәтҗанов Рафис Габделбәр улына “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның район Советы утырышында ясаган чыгышы
23 февральдә Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Герое Дмитрий Сафин, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов, запастагы офицерлар, җәмәгатьчелек вәкилләре Җиңү паркында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә һәм үзәк мәйдандагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Казанда ДОСААФ оешмасы беренчелегенә мылтыктан ату буенча республика ярышлары булды. Тренер Фәрит Минхәиров җитәкчелегендәге безнең район атучылары пьедесталның бөтен баскычларын яулады.
26 февральдә 10 сәгатьтә “Казан арты” тарих–этнография музеенда Гөлсинә Зәкиеваның “Ташлап китмә...” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе була.
27 февральдә стадионда “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында район оешма, предприятие, авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм учреждениеләр арасында чаңгы ярышы буенча шәхси–команда беренчелеге була. Сәгать 10 башлана.
Шул уңайдан 19 февральдә Арчаның 5 нче номерлы гимназиясендә Үзәк китапханә хезмәткәрләре 9 нчы “А” сыйныф укучылары белән “Телгә хөрмәт – милләткә хөрмәт ул!” исемле тапкырлар бәйгесе уздырды. Чара ике телдә алып барылды. Укучылар тел белеме, халык авыз иҗаты, ораторлык өлкәләрендә көч сынаштылар. Алар тирән белемнәре ярдәмендә, катлаулы сорауларга җаваплар эзләп, үзләренең осталыкларын, тапкырлыкларын тагын бер кат исбат иттеләр.
18 нче февраль көнендә, Арча 3 нче номерлы башлангыч мәктәбе – балалар бакчасында 2 нче кечкенәләр төркемендә “Безнең әтиләр – бар яктан да булганнар!” исемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә булып узды.