Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә кешенең туган көненнән соңгы көненә кадәрге тормышы чагыла. Ягъни монда бала туу, язылышу, аерылышу, исем алыштыру, баланын атасын билгеләү, баланы уллыкка яки кызлыкка алу, үлем теркәлә. Документ югалткан очракта, иң беренче итеп кеше ГХАТ бүлегенә мөрәҗәгать итә, чөнки һәр көнне төзелә торган актлар аңа ярдәм итә ала.
Кышның вәкаләтләре бетергә дә күп калмады. Барын да күрсәтте ул безгә, кар да, яңгыр да яуды, бураннары да булды.
Район ветераннар (пенсионерлар) советының яңа рәисе Наил Газиз улы Габдрахманов районда билгеле шәхес. Ул озак еллар җаваплы урыннарда эшләде, районны, аның кешеләрен яхшы белә.
Әфганстанда хезмәт иткән ир-егетләр район сәнгать мәктәбеннән чыккач, бер рәткә тезелеп, “Сугышчан туганлык” әләмен күтәреп, үзәктәге мемориалга таба атладылар. Юлда очраганнар: “Бу кемнәр икән?” — дип аптырап карап калды. Үземнән атап сорагач, бер егеткә: “Әфганчылар, —дип аңлаттым. — Бүген, 15 февральдә, Әфганстан сугышыннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 27 ел тулды. Әфганчылар истәлегенә төзелгән мемориалга чәчәк салырга баралар”.
Олы юлдан Казанбаш авылына таба борылып, азрак баргач, сул яктагы юлдан Казанбаш аэродромына керәсең. Республиканың “Авиатор” аэроклубы җәмәгать оешмасы бу ташландык аэродромны торгызып яңа сулыш өрде. Анда әлегә әлләни үзгәрешләр юк. Җылытылган будка, эт һәм әлегә ике кече самолет.
Районда соңгы вакытта чаңгы спортына мөнәсәбәт уңай якка үзгәрде. Моңарчы хоккей уйнадылар, йөгерделәр, башка спорт төрләре белән дә шөгыльләнделәр. Ә менә чаңгы спортына болай күпләп кеше тартылганын хәтерләмим. Якшәмбе көнне Арча үзәк стадионында ел да оештырыла торган “Россия чаңгы юлы–2016” кысаларында “Татарстан чаңгы юлы–2016” узды. Анда да күп кеше катнашты. Хәтта беренче тапкыр балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр дә чаңгы юлына баскан иде.
КВН, татарча ШТК (шаяннар һәм тапкырлар клубы) Арча җирлегендә яңадан шытып чыкты. Кайчаннан бирле инде авыл клубларында, мәдәният йортларында ШТКлар гөрли. Апрель аенда Арчада иң яхшы номерлардан торган гала-концерт булачак.
Мәдәният хезмәткәрләренең 2015 елга хисап җыелышы узды. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов 4 төп тармак (клублар, китапханә, сәнгать мәктәбе, музей) эшчәнлегенә тукталып, узган елга нәтиҗә ясады. Беренче булып ул сүзне төзелешләрдән башлады.
16 февральдә муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Көтек авылында яшәүче Фәһиянур Әскиеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Бөек якташыбыз Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган махсус билге-логотип иҗат итү буенча бәйге игълан ителә