ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2015 ел
чәршәмбе
Арча районының “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең хезмәтне саклау буенча белгече Исламгали Миңһаҗев ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры уздырган “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч — 2015” республика конкурсында 150 белгеч арасында дүртенче урынны алды һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.
Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең “Яшь гвардиячеләр” оешмасы әгъзалары “Җиңү тасмасы” акциясе үткәрде
4 майдан 10 майга кадәр Берләшкән Милләтләр Оешмасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өченче глобаль атналыгы билгеләп үтелә. Темасы – юл хәрәкәтендә катнашучы балалар куркынычсызлыгын саклау, киң җәмәгатьчелек игътибарын шуңа тарту
4 май көнне Арча тимер юл вокзалыннан “Җиңү поезды” узды
Коралы булган кешеләр рөхсәт срокларын дәүләт порталы аша озайта ала, — ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең лицензия–рөхсәт эше өлкән инспекторы Фоат Вәлиуллин
Исәнмесез, “Арча хәбәрләре” газетасы хезмәткәрләре! 17 гыйнварда сезгә үзебезнең үтенечебезне әйтеп (Ашытбаштагы су каланчасы турында), ярдәм итүегезне сорап хат юллаган идек.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
20 апрельдә Татарстанда “Президент белән бергә” республика иҗтимагый хәрәкәте катнашында “Игелекле эшләр эстафетасы” старт алды.
Яз җиттеме, татар дөньясы олы бәйрәмне – бөек Тукае туган көнен каршы алырга әзерләнә башлый. Ул көнне хәтта табигать тә үзгәрә, кояшның җылы нурлары көнне генә түгел, кешеләрнең күңелләрен дә җылыта. Карагыз, 27 апрельдә, Арча төбәге Тукай туган көнен билгеләргә җыенганда, һава нинди матур торды, моңа кадәр көн дә килеп йөдәткән карлы яңгырлары ераккарак качты, җылы язгы кояшка юл бирде.
Яңа Кенәрдән ветеран китапханәче Рәмзия Вәлиуллина шалтыратты: – Сугыш елы балаларына багышлап кичә үткәрәбез, сезне дә чакырабыз! Мондый чаралар районда үтеп тора. Әмма кичәнең сценариен Рәмзия ханым Вәлиуллинаның язуы – менә монысы җәлеп итте мине. Җомга көнне кич белән чыгып киттем Яңа Кенәргә.
Яңа Кырлай урта мәктәбе дүртенче ел рәттән республика мәктәпләрендә белем алучы яшь буынны үз кочагына Габдулла Тукай укуларына җыя.
Белем туплап кына түгел, Тукай эзләренә басып, шагыйрьнең музей комплексындагы тарихи ядкарьләр белән танышып, күңелләренә әйтеп бетергесез хисләр алып китә алар биредән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International