ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2015 ел
җомга
Һәрберебез дулкынланып көтеп алган иң зур бәйрәм — Җиңүнең 70 еллык юбилее килеп җитте. Бәйрәм бүләкләрсез булмый, без дә Арча район газетасының 1945 елның 10 маенда чыккан санын (кызганыч, татарчасы сакланмаган) сезгә бүләк итәбез. Аны әзерләүдә булышкан якташыбыз, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Данил Исмәгыйль улы Ибраһимовка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Апаз мәктәбе тулы бер көнне ветераннар белән очрашуга багышлады. Ул көнне һәр сыйныф үзенә кунакка сугыш яки тыл ветеранын, сугыш чоры баласын чакырган иде. Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче Зөлфирә Зарипова җитәкчелегендәге “Нур” балалар телестудиясе шушы чара буенча телесюжет әзерләде.

6
май, 2015 ел
чәршәмбе
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев кичә хуҗалыкларда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты
Арча зонасында “Татарстан” ширкәтеннән Фидаил Гобәев, “Ак барс” агрокомплексы”ннан Айрат Хәсәнов җиңде
Район Мәдәният йортында сәләтле балаларны хөрмәтләделәр. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты.
Арча Укучылар сараенда озак еллар мәгариф системасында эшләгән, лаеклы ялдагы хезмәт ветераны Миннехан Зиннәтов түгәрәк өстәл артында “Нур” телестудиясе журналистлары белән очрашты.
7 майда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантана узачак.
7 майда Арчада “Эссен” кибете янында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярминкә була. Сәгать 7дә башлана.
Бәйрәмчә бизәлгән демонстрантлар колоннасы Интернационал урамы буйлап Совет мәйданына район халык суды бинасына кадәр түбәндәге тәртиптә юнәлә
Районда санитар–экологик хәлне яхшырту, тирә–юньне чистарту буенча икеайлык игълан ителгән иде. Бер ае үтеп тә китте. Бүгенге көнгә бу юнәлештә нинди эшләр башкарылган?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International