ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2015 ел
чәршәмбе
Иске Кенәр авылыннан 150ләп кеше сугышка киткән. 74е кире кайтмаган. Мәктәп бакчасында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы булды.
Чит җирләрдә ятып калган каһарманнарга дога укып ачылды ул. Тантанада һәйкәлне ачуда тырышып йөргән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин катнашты.
Һәйкәлдә мәңгеләштерелгән исемлекне барлыйм. Бер төрле фамилия- дәгеләрне блокнотыма язып алам. Абдуллин Габделфәт, Мәннәф, Мәхмүт, Рәфкать. Батыршин Фәтх- рахман, Хайбрахман, Хәлил, Зәкәрия. Габдрахманов Азат, Фәтхрахман, Габдуллаҗан, Әхәт. Ситдыйков Абдулла, Вәдүт, Вәзих, Шамил. Галиев Әвхәдулла, Таһир, Тәкый. Сафиуллин Газиз, Гыйләҗи, Нурислам һ.б. Бер фамилиядәге 4әр, 3әр кеше әрәм булган. Бер гаиләдәнме алар, туганнармы? Шул сорауга җавап табарга тырыштым. Кызганыч, авылда сугыш ветераннары калмаган. 1927 елгы Нәбиулла Яруллин Батыршиннарны, Галиевларны, Ситдыйковларны бертуганнар дип, әйтә алды. Нәбиулла абыйның хәтере ялгышмаса, өй тулы улларын сугышка озаткан ана йөрәге ничек түзде икән?!
11–12 майда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев хуҗалыкларда язгы кыр эшләренең барышы белән танышуны дәвам итте.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә уҗымнар матур гына күтәрелеп килә. “Гектарга 150 килограмм исәбеннән аммиак селит- расы белән тукландырдык”, — ди хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов.
Кайгы сорап килми, диләр. Ул ялга да, бәйрәмгә дә карамый. 8 майда Ашытбашта чыккан янгын моны тагын бер кат раслады. Янгында өч хуҗалык тулысынча янып бетте, дүртенчесе каралты-курасыз калды.
9 майда район җитәкчесе Илшат Нуриев янгын куркынычсызлыгы чараларын көчәйтү һәм зыян күрүчеләргә ярдәм оештыру буенча киңәшмә үткәрде. Анда махсус янгынга каршы режим вакытында ачык һавада учак ягуны тыю, авылларда су алу урыннары булдыру, тыкрыкларда законсыз төзелгән корылмаларны алдыру, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата катгый чаралар күрү турында сүз барды. Илшат Габделфәртович киңәшмәдә катнашкан оешма җитәкчеләренә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә тәкъдим итте.
14 майда ТР Юстиция министрлыгы министрлыклар, төрле ведомство һәм оешма белгечләре катнашында гражданнарны кабул итү оештыра.
Кабул итү Урта Курса мәдәният йортында (Яшьләр урамы, 13нче йорт) иртәнге 10нан 12 гә кадәр, Сикертәндә күпфункцияле үзәктә (Үзәк урам, 14нче йорт) көндезге 1дән 3кә кадәр барачак. Алдан язылу өчен телефоннар: 3-15-33, 3-10-44
Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге тарафыннан торак–коммуналь проблемаларны чишүдә гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып барыла. Төп юнәлешләре – кайнар линия, гомуми сораулар, шулай ук юридик темалар буенча консультацияләр.
Районның төзелеш тармагында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан “Төзелеш материаллары комбинаты” ширкәте директоры Муллагалиев Рафаэль Әдһәм улы, районда сәүдә һәм эшмәкәрлекне үстерүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан “Тайд–Фойл” фирмасы ширкәте директоры Закиров Айдар Әхмәд улы, мәдәният өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районда китапханә эшен үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең методик–библиография бүлеге мөдире Зәкәрова Алсу Миннәхмәт кызы, намуслы хезмәте һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Энергосервис” ширкәте мастер–завхозы Хәбибуллин Радик Абдерәшит улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
20 хуҗалыгы булган Каргалы авылыннан сугышка 35 кеше чыгып киткән. Авыл уртасындагы әле яңа калкып чыккан обелискка илебезне фашистлардан азат итү өчен барган сугышта башларын салган 19 кешенең исеме язылган. Һәр йорттан бер кеше һәлак булган, дигән сүз.
Әлеге обелискны ачу тантанасына авылның барлык халкы, аеруча өлкәннәре килгән иде. Әйе, алар өчен ул гадәти чара гына түгел, ә хатыннарын тол, балаларын ятим калдырган, аналарның күз яшьләрен түгәргә мәҗбүр иткән сугыш кайтавазы да, йөрәкләрне сыкрандырган истәлекләр дә.

8
май, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 28 апрельдә Татарстанның төрле районнарында яшәүче 17 ветеранга “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” медальләре тапшырды.
Җигүле ат урам башыннан күренү белән тәрәзәгә сыланып урамны күзәткән малайның нәни йөрәге чыгардай булып тибә башлады. Үзләре капка төбенә килеп туктагач, ул нидер сизенгәндәй бер почмакка кереп сеңде. Әйе, белә иде ул үзен балалар йортына алып китәчәкләрен, тик соңгы минутка кадәр моңа ышанасы килмәде.
Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм!
1945 елның җиңүле языннан соң күпме генә еллар үтсә дә, безнең өчен Җиңү көненнән дә яктырак, изгерәк бәйрәм юк. Анда — халкыбызның бөеклеге, җиңүчеләр буынының каһарманлыгы һәм батырлыгы, югалтулар кайгысы һәм очрашулар шатлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International