Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2015 ел
җомга
Җиңел атлетика, бадминтон буенча район беренчелеге
16 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында оешма, предприятие, авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм учреждениеләр арасында “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә сәгать 9да бадминтон буенча, Арча шәһәре стадионында сәгать 10да җиңел атлетика буенча район беренчелеге була.
“Казан арты” музее чаралар үткәрергә планлаштыра
15 майда кичке сәгать 7дә “Казан арты” музее Бөтенроссия музей төне һәм Халыкара гаилә көне уңаеннан төрле чаралар үткәрергә планлаштыра
Өмәгә чакырабыз
Зиратлар – изге урын. Аларны чистартып, тәртипкә китереп тору – һәрберебезнең бурычы. Безнең бу гамәлләребез аларда җирләнгән якыннарыбыз, туганнарыбыз, авылдашларыбыз рухына дога булып барып ирешсен, зиратыбыз гына түгел, күңелебез дә чистарсын, үзебез өчен дә зур савап булсын
“Арча хәбәрләре” газетасына ташламалы бәядән язылырга була
14 майдан 23 майга кадәр “Арча хәбәрләре” газетасына ташламалы бәядән – 475 сум 20 тиеннән язылырга була. Газетага почта бүлекчәләрендә языла аласыз.
Арча муниципаль районы җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча бер мандатлы сайлау округлары схемасын раслады
2002 елның 12 июнендәге “Россия Федерациясе гражданнарның сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукларына төп гарантияләр турында”гы 67нче номерлы Федераль Законның 18нче маддәсе, 2007 елның 7 маендагы 21нче номерлы Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 26нчы маддәсе нигезендә, агымдагы елның маенда Арча шәһәре муниципаль берәмлеге һәм авыл җирлекләре Советлары үз утырышларында Арча муниципаль районы җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча бер мандатлы сайлау округлары схемасын раслады
“Рәхмәт сиңа, солдат!”
8 майда Казанда Хезмәт сарае бинасында Бөек Ватан сугышы ветераннары белән тантаналы очрашу һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән “Рәхмәт сиңа, солдат!” патриотик җырлар башкаручылар һәм шигырь укучыларның республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләү булды
«Арча ягы зыялылары»
Шушы көннәрдә генә “Арча ягы зыялылары” дигән китап табадан төште. Китапның авторы — районда күренекле шәхес Ринат Фазлыйәхмәтов
Серле табылдык турында мәгълүмат
12 майда Иске Чүриле чиркәвенә Казан дәүләт федераль университетының фәнни хезмәткәре Екатерина Макарова кайтып, андагы кеше сөякләрен карады
“Игътибар–балалар!” акциясе игълан ителә
Җәйге каникулда юлларда балалар юл–транспорт травматизмын кисәтү максатыннан, 15 майдан 15 июньгә кадәр Татарстан Республикасында “Игътибар–балалар!” акциясе игълан ителә
13
май, 2015 ел
чәршәмбе
Батырлар истәлеге мәңге яшәр
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Шуңа хәтерне яңартып тору кирәк. 8 майда Шекә авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев мондый һәйкәлләрне һәр авылда куячакбыз, диде.
— Һәр авылның үз кешеләре ил азатлыгы өчен көрәшкән, яу кырында ятып калган. Алар берсе дә онытылырга тиеш түгел, — диде ул.
Әлеге һәйкәлне төзүгә шәхси эшмәкәр Әгъләм Локманов зур өлеш керткән, “Северный” ширкәте булышлык күрсәткән. Район җитәкчесе аларга зур рәхмәтен белдерде. Авылда бүгенге көндә исән булган бердәнбер сугыш ветераны Хәбир Кәримовның үз башыннан кичкәннәре турында сөйләгәнен һәркем зур игътибар белән тыңлады.
Шушмабаш урта мәктәбе укучылары, байраклар күтәреп, барабан кагып авыл урамнары буйлап үтте. Сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән әбиләр, бабайларның аларны күргәч, күзләре яшьләнде.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз