ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2015 ел
җомга
Бәла аяк астында, диләр. Ашытбаш авылында да 8 майда бөтен кеше бәйрәм рухы белән яшәп ятканда шундый хәл килеп чыгар, дип кем уйлаган?
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев 8 майда Яңа Кенәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыштан соңгы авыр елларда район эчке эшләр бүлегендә намус белән хезмәт иткән Фәрит Шәмсетдинов янында булды.
Утар Аты авылындагы һәйкәл ныклап төзекләндерелгәннән соң күз явын алырдай булган.
“1984 елдан бирле бер тапкыр да төзекләндерелмәгән. Хәзер менә карап торасы гына килә, – ди Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов. – Моннан тыш элеккеге “Байрак” колхозына кергән 4 авылдан тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын җыеп, авыл эшмәкәрләре ярдәме белән Коръән ашы үткәрдек
Печмәнтау авылында сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куелды. Кызганыч, һәйкәлне сугыш ветераннары күрә алмады. Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары килгән иде. Тантанада һәйкәлне булдыруда тырышып йөргән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин катнашты.
Ел дәвамында патриотик тәрбиягә корылган чаралардан соң Арчаның 9 номерлы “Шатлык” балалар бакчасында сугыш, җиңү темаларын үз эченә алган соңгы бәйге булды.
Арча үзәгендәге мәйданда флешмоб-батл булды.
Безнеңчә, гади итеп әйтсәк, бер төркем яшьләр (300ләп) мәйданны тутырып 1 сәгать буе биеделәр дә, ай күрде кояш алды дигәндәй, таралышты. Ул спорт-мәдәни, наркотикларга каршы марафон иде. Мәктәпләрдән, уку йортларыннан килгән 33 команда ярышты. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты. Ул, яшьләрне сәламләп, Җиңү көне белән котлады.
Арча стадионында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәгариф учреждениеләре профсоюзы әгъзалары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар үткәрелде. Анда 46 башлангыч профсоюз оешмасыннан 200дән артык укытучы һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашты.
10нчы балалар бакчасында район күләмендә “Үкчәкәй” бию конкурсы булды. Авыллардан да килгән иделәр. Конкурсны 10нчы бакчаның музыка белгече Лилия Харитонова алып барды.
Быел 13 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә, республикада Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулары була
Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов язгы кыр эшләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен “Ак барс” агрокомп- лексы” механизаторлары Ринат Шәрәфетдиновка, Раил Фәйзрахмановка, Салават Газизуллинга, “Курса МТСы” ширкәтеннән Алмаз Әхмәдуллинга, Рәмис Шәрәфиевка, Динар Шакировка, Радик Миңһаҗевка истәлекле бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International