ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Арчаның өченче мәктәбе урынында төзелеш эшләре башлангач, күпләрне анда ни буласы кызыксындырды
1973 елда 1 майга чәчү бетте. Минем редакциядә яңа эшли башлаган ел иде бу. Беренче командировка – “Ракета” колхозына
Район фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов: “Менә хәзер җыелыр өчен бүлмәбез бар, – диде фермерларга. – Монда аерым белгеч тә утырачак”.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел. Әмма әлегә кадәр хәбәрсез югалган туганнарының кайда күмелгәннәрен белә алмаучылар бик күп. Безнең районда да бар алар. Бер очрашканда Казан Кремле каршындагы музей-мемориал мөдире Михаил Черепанов: “Хәбәрсез югалганнар юк, алар бар да батырларча һәлак булган. Аларның калдыкларын табып, туганнарына җиткерү һәм җир куенына иңдерү безнең изге бурычыбыз”, – дигән иде.
24 апрельдә Арча район Советы утырышлар залында район Советының 48 чираттагы утырышы була. Сәгать 9да башлана.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район Советы бинасында (Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт) 28 апрельдә сәгать 9дан 11гә кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай бердәм юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла.
25 апрельдә Арчаның 5нче гимназиясендә “Арча КСМы” призына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган яшүсмерләр җыелма командалары арасында баскетбол ярышы була. Сәгать 9да башлана. Рәхим итегез!
“Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында предприятие, оешма һәм учреждениеләр арасында бадминтон һәм йөзү буенча шәхси–команда беренчелеге була. 25 апрельдә сәгать 9да башлана.
Финанс пирамидаларының кешеләрне алдап бер тиенсез калдырган чорны хәтерлисезме? Кызганычка каршы, бу күңелсез вакыйгалар 90нчы елларда гына калмаган икән
“ЛИЗИНГ—ГРАНТ” программасында катнашу өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын конкурс нигезендә сайлап алу үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International