ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2015 ел
җомга
2015 елның 26 февралендә Россия Федерациясе Президентының “1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясенең кайбер категориядәге гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында”гы Указы (№ 100) кабул ителде.
Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте “Мәгариф” журналы белән берлектә оештырган “Яшь Кулибинчы–2015” бәйгесенең йомгаклау конференциясе Арча районы Түбән Мәтәскә мәктәбе базасында уздырылды.
Арчаны әйләнеп үтүче Казан–Малмыж юлында хәрәкәт зур булу сәбәпле, узган ел Көнбатыш мәчете янына (юлның икенче ягында “Тайд–Фойл” кибете) светофор куелган иде.
Арча районында “Россия коммунистлары коммунистик партиясе” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе оешты. Аның беренче секретаре итеп Ибраһимов Фердинанд Гариф улы сайланды.
Урта Курса авылындагы Мөхәммәтвафа мәчетенә йөрүче 13 шәкерт Казанда “Ярдәм” мәчетендә узган “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку бәйгесендә катнашты
Музей хезмәткәрләре, Кушлавыч авыл клубы һәм мәктәпнең активистлары катнашында узган очрашу Тукайның мәхәббәте темасына багышланган иде
Сугыш. Җиңү. Бөек Җиңүгә 70 ел узса да, ул әле дә күңелләрдә авыр тәэсир калдыра. Өлкәннәр генә түгел, яшь буынның да бу хакта өзгәләнеп сөйләве, йөрәк түреннән чыккан хисләрен шигъри юлларга тезеп баруы бер яктан күңелләрдә моңсулык тудырса, икенче яктан шатлык уята. Димәк, яшь буын да илебезне дошманнардан арындыру өчен көчләрен, хәтта тормышларын да кызганмаган каһарманнарны олылый, аларның батырлыгына соклана.
“Казан арты” тарих–этнография музее әдәбият сөючеләрне Кушлавыч авылында туган фронтовик язучы Әнәс Галиевның тууына 95 ел тулуга багышланган хәтер кичәсенә җыйды
27 март — Халыкара театр көнен “Җидегән чишмә” Арча халык театры сәхнәдә каршы алды. Бу көнне ул тамашачыларга яңа спектакль премьерасын — башкорт драматургы Ибраһим Абдуллинның “Айсылуның айлы кичләре” дигән романтик драмасын тәкъдим итте.
“Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә хатын–кызлар һәм ирләр арасында кул көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International