ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2015 ел
җомга
26 мартта Арча район Советының һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары, предприятие, учреждение, оешмалар җитәкчеләре, торак милекчеләр ширкәтләре, административ комиссияләр, санитария–экология хәлен яхшырту буенча икеайлыкны үткәрү буенча район штабы әгъзалары катнашында киңәшмә уздырылды
Район прокуратурасы хезмәткәрләре күзәтчелек органнары белән эре сәүдә комплексларында, сәүдә йортларында, базарларда янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерүләр алып бара
Безнең районнан бер хатын–кыз Казанга эш эзләп бара. Юл уңаенда матурлык салонына керә
2014 елның 18 декабрендә полиция бүлегенә Арчаның бер йортында хатын–кыз мәете табылды, дигән хәбәр керә. Урынга баргач, шул ачыклана: 35 яшьлек хатын–кыз кыйнаудан үлгән. Аны бер ир–ат белән күргән булалар. Арча районында яшәгән Үзбәкстаннан килгән 35 яшьлек И. Шәфыйковны тоткарлыйлар.
Р. Шиһапова тәртибе район балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия утырышында бер генә тапкыр каралмады
Иске Төрнәле авылында яшәүче Җәүдәт Шәйхуллин узган ел 19 декабрь кичендә “Арча” ширкәтенең “Төрнәле” бүлекчәсе фермасына килә
Әйе, алар чыннан да күңелләргә нур таратучылар, сәнгать аша әдәп–әхлак бүләк итеп, зәвык, күңел байлыгы өләшеп кеше күңелен шәфкатьле, иманлы булырга ярдәм итүчеләр.

25
март, 2015 ел
чәршәмбе
23 мартта “Кырлай” ширкәтендә үткәрелгән республика семинарының темасы “Энергиягә баетылган һәм югары протеинлы азыклар — терлекләрне тулы кыйммәтле ашатуның нигезе” дип атала иде. Анда республика авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының өч урынбасары катнашуы әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирелүе турында сөйли.
Районда 22 марттан 23 март төнендә коточкыч фаҗига булды. Курса разъездында бер йорт тулысы белән янып бетте. Тагы да тетрәндергәне — йорт белән бергә дүрт кеше — хуҗабикә Тәнзилә Гарифуллина, каникулда ял итәргә кайткан ике оныгы һәм аның белән бергә яшәгән Мансур Бикбов янып үлде
“Созвездие–Йолдызлык” эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале быел үзенең 15нче язын каршылады һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Узган шимбәдә фестивальнең район бәйгесендә җиңү яулаган яшь талантлар катнашында йомгаклау концерты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International