ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2015 ел
җомга
19 мартта район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 14,5 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 0,4 килограммга күбрәк.
Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Зыятдинов Радик Рәгыйп улы 26 мартта 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Арча шәһәре, Галактионов урамы, 40нчы йорт адресы буенча гражданнарны кабул итә. Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 2217785; (884366)32266.
Летайның IP–телевидениесе аша “Арча” ТРКнең “Атналык күзәтү” һәм “Агым” тапшырулары чыга башлады. Хөрмәтле райондашлар, сез безне һәр җомга 17.20 сәгатьтән 18.20 сәгатькә кадәр ТНВ каналыннан карый аласыз.

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Сара апа яныннан болай да кеше өзелеп тормый, әмма бүген кунакларның аеруча күп килә торган көне — аңа 90 яшь тулды. Телефон да шалтырап ала, әмма берәүне дә игътибарсыз калдырмый Сара апа.
Азык–төлеккә бәяләр үзгәрүнең балалар бакчаларына да йогынтысы тими калмагандыр. Бу турыда иң башта район прокуроры ярдәмчесе Рамил Йосыпов белән сөйләштек.
Ул Бөек Ватан сугышында туганнары, якыннары хәбәрсез югалып, әлегә кадәр аларның кайдалыгын белмәгәннәргә алар турында мәгълүматлар табуда булыша. Ә андыйларның чиге юк. Татарстан буенча гына да 200 мең кешегә җыела икән.
13 мартта Арча муниципаль районының террорга каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны район җитәкчесе, комиссия рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Бүген, 18 мартта, сәгать 12дән район прокуратурасы бинасында (Галактионов урамы, 1нче йорт) Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Г.С.Галимов гражданнарны кабул итә.
“Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең гражданнарны кабул итү бүлмәсендә (Банк урамы, 6в йорт, социаль яклау бүлеге бинасы, 11нче бүлмә) 20 мартта сәгать 8дән 16га кадәр адвокатлар, нотариуслар, прокуратура хезмәткәрләре бушка консультация уздыра. Алдан язылу өчен телефон: 3–18–08.
Арча сәнгать мәктәбендә көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы, янгыннан саклану чараларын үз эченә алган укулар оештырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International