ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Күптән урамнарның чисталыгын караган юк иде. Бу юлы районның административ комиссиясе белән Арча урамнарына чыгып кердем. Әле кайчан гына комиссия белән көн саен йөргән вакытлар булды. Газетаның һәр санында диярлек язмалар чыгып барды. Нәтиҗәсен дә күрдек. Урамга юынтык суларны түкми башладык, капка төбендәге утын, бүрәнә, такталарны, ташны эчкә кертеп өйдек, чүп-үләннәрне чабабыз, йортыбыз янында хәтфәдәй яшел үлән, чәчәк үстерәбез...

Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче Хәрирә апа Ибәтуллина 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Узган атнада Ашытбаш мәктәбе 100дән артык укучы һәм укытучыдан торган 13 команданы шашка ярышына җыйды. “Интеллектуаль мәктәп” дип аталучы республика күләмендәге турнирда катнашу өчен районыбыздан гына түгел, Әтнә, Балтач, Биектау районнарыннан, Казаннан килгәннәр.

Салым оешмалары салым исәпләүләрен башкарып физик затларга түләү квитанцияләре җибәрделәр. Шушы уңайдан гражданнардан еш бирелә торган сорауларга җавап алу өчен Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.

Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина безгә шалтыратты һәм мондый хәбәр җиткерде:

– Мошенниклар бер дә тик ятмый, ниндидер бер хатын-кыз тавышы ватсап аша яки шалтыратып, пенсионерларга 720 сум өстәмә түләү турында хәбәр итә.


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

20 нче октябрь көнне Арча шәһәре стадионында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында район беренчелегенә җиңел атлетика буенча кросс ярышлары булып узды. Бу ярышларда 25 яшькә кадәр булган кызлар 2 км, ә югарырак яшьтәге хатын-кызлар 1км арада көч сынаштылар. Кызлар арсында иң яхшы нәтиҗәне  педагогия көллиятеннән Елена Гаранина (8.36) курсәтте.

20 нче октябрь көнне Арча шәһәре стадионында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында район беренчелегенә җиңел атлетика буенча кросс ярышлары булып узды. Бу ярышларда 25 яшькә кадәр булган кызлар 2 км, ә югарырак яшьтәге хатын-кызлар 1км арада көч сынаштылар. Кызлар арсында иң яхшы нәтиҗәне  педагогия көллиятеннән Елена Гаранина (8.36) курсәтте.

26 октябрь көнне Галактионов урамы 27 йорт адресы буенча урнашкан Күп функцияле үзәктә район эшмәкәрләрен Кабул итү көне үткәрелә.


19
октябрь, 2018 ел
җомга

"Казан арты» тарих-этнография музееның күргәзмәләр залында район ветераннар оешмасы рәисе, 1978-1982 елларда район комсомол комитетының 2 нче секретаре булып эшләгән Габдрахманов Наил Газизович белән очрашып, комсолда эшләгән еллары турында истәлекләрен язып алдык.

Без гаиләдә җиде бала үстек. Ул елларда биш баладан ким булган гаиләләр юк иде. Иң зур гаиләдә сигез бала. Кайвакытта җәмәгатем: “Бүген ашарга нәрсә әзерлим икән?” – дип сорап куя. Әйбер күплектән әйтә инде ул моны. Безнең әниләр әлеге сорауга җавапны көн саен эзләп йөргәндер, чөнки ачлыкны күрмәсәк тә, артык нәрсә юк иде әле без үскән елларда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International