ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2018 ел
җомга

Башта үрдәкләр турында языйм әле. Бер таныш умартачы кызыклы хәл турында шалтыратты: “Безнең умарталык урманда урнашкан. Малай умарталар астындагы кычытканнарны урганда бер үрдәк чыгып очкан. Барып карадым, умарта астында оя, ояда йомыркалар. Бу тирәдә су да юк бит”.

Туганыбыз Галимулла абый берничә көн элек безне хафага салды: велосипедта барганда машина бәреп киткән. Инде бүген палатада елмаеп ята. “Иртәгә чыгаралар”, – ди.

70ләп хуҗалыклы гына авылда яшәсәләр дә, исемнәре бөтен республикага таныш аларның. Авылдагы мең мәшәкать арасыннан арынып мәдәни тормыш өчен янып-көеп, сәнгать дөньясында үрнәк булып иҗат итеп яткан көннәре. Заманында Кышкар данлыклы мәдрәсәсе белән татар дөньясына танылган булса, хәзер сәнгать җанлы авыл халкы оештырган “Нур” халык театры белән танылу алды. Кышкарда театр дигән серле дөньяның тарихы үткән гасыр белән бәйле. Режиссеры Ләйсән Шәфигуллинаның бабайсы да, әтисенең апасы да заманында авылда спектакльләрдә уйнаган.

Бу көннәрдә республика мәктәпләрендә “Парламент, җәмгыять һәм мин” дигән парламент дәресләре үтә. Аларда катнашу өчен безнең районга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров кайтты. Депутатлар Курса-Почмак һәм Наласа мәктәпләрендә булдылар.

Айван авылына соңгы төшүемдә таш җәелгән урамнарга игътибар иттем. Авылда яшәүчеләрнең дә шатлыгы эченә сыймый. Аларны аңлап була, үземнең дә Айван урамында җиңел машина белән батып яткан бар.

Һәр ел район Советы утырышында гражданнарның җирле үзидарәләргә мөрәҗәгатьләре турында сүз алып барыла. Чөнки ул барлык җитәкчеләрнең дә мөһим эшчәнлегенең берсе. 2017 елда барлыгы күпме мөрәҗәгать килгән һәм гражданнар белән эш ничек торган? Бу сорауны без район башлыгы урынбасары Любовь Осинага юлладык.

Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча халыкны кызыксындырган сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең инспекторлар үзәге бүлеге җитәкчесе Елена Арефьева җавап бирә.

Районда пенсионерлар оешмасы эшләп килүе турында ишетеп беләбез, ә менә асылына төшенеп бетә алган юк. Кайберәүләр аны бөтенләй ветераннар оешмасы белән бутый. Әмма алар бер түгел, ә иңне-иңгә куеп эшләүче икесе ике оешма. Район пенсионерлар оешмасының максаты нинди һәм ул нәрсә белән шөгыльләнә? Шуны ачыклау өчен без район пенсионерлар оешмасы җитәкчесе Сания Камалетдинова белән Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары, оешма әгъзасы Гөлназ Ибәтуллинага мөрәҗәгать иттек.


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

18 октябрь көнне 9.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы бала хокукларын яклаучы вәкаләтле вәкиле аппаратында мәгариф оешмаларында туклануны оештыру мәсьәләләре буенча булган системалы проблемаларны анализлау һәм ачыклау, гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан чыгып, “Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында туклануны оештыру” дигән темага “кайнар линия” телефоннары эшләячәк.

“Аю” ширкәте базасында 11 октябрьдә хуҗалыкларның баш инженерлары белән уздырылган семинар-киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов: “Бездә техника елга ике ай, кайбер хуҗалыкларда гына күбрәк эшли. Техника эшләгәннән түгел, ә дөрес итеп сакларга куймаганнан туза”, – диде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International