ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Узган шимбәдә Арчада Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган ярминкә булды.

– Без барлык хуҗалыкларны да чакырган идек, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Күбесе килгән, шәхси эшмәкәрләр дә бар.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте комбайнчылары Мәүлет Габидуллин белән Нияз Шәфыйковны Яңа Масра басуында очраттык.

Республиканың “Искә алу маршы” Арчаның педагогика көллиятенә сугышта һәлак булган якташларыбызның якыннарын, балаларын, оныкларын очрашуга җыйды. Сәбәбе — хәбәрсез югалган булып саналып, калдыклары табылган, исемнәре акланган якташларыбызның туганнарына хәбәр тапшыру иде.

Армия хезмәтен узганнар элек-электән дәрәҗәле саналган. Соңгы елларда аның дәрәҗәсе тагын да артты сыман, армия мәктәбен узмаганнарга эшкә урнашуы да кыенлаша бара.

13 октябрьдә район Советының чираттагы 26 утырышы узды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев ике депутатның: Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Гөлнара Заһидуллина һәм шул җирлектән сайланган Рүзәл Мәрдәновның үз теләкләре белән депутатлык вазифалары туктатылуы турында белдерүдән башлады.

Бүгенге көндә җинаятьләрнең төрләре арта. Җинаятьчеләр алдау юлы белән кешеләрнең матди байлыкларын, акчаларын урлауның яңадан-яңа төрләрен уйлап табалар. Бу хакта безгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге житәкчесе урынбасары – полиция җитәкчесе Айнур Вәлиев хәбәр итте һәм аеруча киң таралган җинаять төрләре турында сөйләде.


13
октябрь, 2018 ел
шимбә

Илшат Нуриев эш сәфәре  белән Яр Чаллыга Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия утырышына китте. Чарада Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары һәм   федераль структураларның  территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук кайбер мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты. 


12
октябрь, 2018 ел
җомга

Әңгәмәдәшебез – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.

Редакциягә имзасыз хат керде. Автор үзен М.Горький урамындагы 25нче йортта яшәүче дип язган. Хат язучы яңа тышланган йортның төсләре белән килешми. “Бу төсләрне бакча баласы сайлап бирмәгәндер бит”, – дип тәмамлаган ул хатын.

Беркөнне сыйныфташым Нурия шалтыратты. Гөлзада Әхмәтовнаның хәлен белеп кайтыйк әле, ди. Гөлзада Әхмәтовна Арчаның 2нче мәктәбендә безне рус теле һәм әдәбиятыннан укыткан укытучы. Күңелләр нечкәреп китте. Безнең яраткан укытучыбыз Гөлзада Әхмәтовна бит ул! Адресын, телефон номерын табып, Гөлзада Әхмәтовнаны бәйрәм белән котладык, очрашу көнен билгеләдек. Бу турыда соңрак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International