ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2018 ел
җомга

Узган атнада икенче мәктәптә узачак бер чарага барырга куштылар. Алдан нәрсә икәнен белмичә юлга кузгалдым. Мәктәп каршында тезелгән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, полиция, янгын сүндерү машиналарын, зур-зур грейдерлар, тракторларны күреп аптырап калдым. Нәрсә булыр икән бу? Юл-транспорт һәлакәте дә, янгын да күренми. Мәктәп каршына ата-аналар җыелган. Капка бикле. Монысы нәрсәне аңлата инде?

Узган атнада бөтен Россиядән килгән китапханәләр җитәкчеләре Арчага кайтты. Бу көнне сәнгать мәктәбендә “Муниципаль китапханәләр фондларын формалаштыруга яңача якын килү” дигән темага күчмә утырыш үтте.

“Мирҗәмдә Рифат Җамал очрашу кичәсе оештыра, кайтыгыз”, – диделәр безгә. Бөтен авылны шаулатырлык бәйрәм булачак икән, дип уйлап куйдык. Шушы авылның килене буларак, анда кайткалап йөрибез. Мине иң сокландырганы, Мирҗәм авылы халкының дуслыгы, бердәмлеге.

Өлкәннәр ункөнлеге ахырына да җитте. Ул быел да төрле чараларга бай булды. Яңа Кенәрдәге “Өмет” тернәкләндерү үзәгендә, Арчадагы картлар йортында көн дә ниндидер чара оештырылды. Район Мәдәният йорты агитбригадасы кечкенә авылларга чыгып, өлкәннәр өчен концертлар куйды.

Ветераннар арасында үткәрелә торган “Балкыш” республика фестивалендә катнашып, “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле быел өченче тапкыр лауреат дәрәҗәсе белән кайтты. Үзләренә җиңү китергән “Йөрәк яшь” җыры аларның репертуарында иң яраткан җырларының берсе.


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Район Мәдәният йортында укытучыларның һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үттеләр. Беренче рәттә ветеран укытучылар утырды. Кайнар котлаулар, җыр, музыка белән үтте бәйрәм. Күңелгә, ник укытучы булмадым икән, дигән уйлар килә хәтта...

Алар белән берничә ел элек, коллектив “Түгәрәк уен”да катнашып кайткач очрашкан идек. Ул чакта әле иң өлкән кеше Гөлҗиһан Җәләлиева да, Асия Габдуллина, Зөфәр Мөбарәкшин да исән, Ясминә Надершина, Шәмсенур Габдрахманова, Тәнзилә Насыйровага да сәламәтлекләре коллектив белән җырлап-биеп йөрергә мөмкинлек бирә иде.

Күпчелек хуҗалыклар кырдагы эшләрне тәмамлап, техниканы кышкы саклауга кую белән мәшгуль. Чананы җәй, арбаны кыш әзерлә, ди халык мәкале.

Төбәк-Чокырча авылыннан бер ир-ат шалтыратты.

– Безнең авылда бер ир кеше янгын белгертүче прибор куеп бирәм, дип йөрде. Башта ничек янгыннарны булдырмау турында сөйләде. Аннан янгынны белгертүче прибор тәкъдим итте, – дип сөйләде шалтыратучы. – Янәсе ул МЧС хезмәткәре, документларын да күрсәтте. Янәсе әлеге прибор 3 мең сум тора, ә ул аны 1500 сумга гына куя. МЧСка шалтыраттык, безнең хезмәткәр түгел, дип аңлаттылар. Ни өчен редакциягә шалтыратам? Башкаларга сабак булсын, дим. Ялгыз әби-бабайлар ышанырга мөмкин һәм әлеге приборны куйдыралар да.

Гадәттә бездә бер хәл булса, аңлашып бетмичә, күпертеп, сенсация ясарга тырышып, берничә тапкыр арттырып күрсәтергә яраталар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International