ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Шушмабаш мәктәбенең районда алдынгы урыннарда баруы, елдан–ел төрле өлкәдә уңышлар яулап килүе мәгълүм. Ә менә бер елда ун укытучының җиңүче булуы игътибарга лаек.

– Узган ел биш укытучыбыз төрле бәйгеләрдә җиңүче булган иде. Аларны чәчәк бәйрәмендә “Гөлләргә тиң мөгаллимнәребез” дип тәкъдим иттек. Быел зур һөнәри бәйге–грантларда өстенлекне алучылар саны бермә–бер артты. Бу мәктәпнең дә данын күтәрүче күренеш, – диде мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданова.  – 1сентябрьдә безнең социаль партнер “АТП” ширкәте җитәкчесе Рүзәл Гәрәев үзләрен котлап бүләкләр дә бирде.

Хезмәт кешесен зурлыйбыз” исеме белән Арча районында республиканың яшь комбайнчылары ярышты. Ул ике көн барды. Беренче көнне комбайнчылар Үрнәктәге Арча агросәнәгать көллияте базасында теоретик һәм практик белемнәрен сынадылар. Икенче көнне (шимбә) район Мәдәният йортында яшь комбайнчыларны котлау тантанасы булды.

Район Мәдәният йортында беренче рәттә яшь комбайнчылар тезелеп утырган. Бар да дулкынлана. Ярыш нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел.  Котлау тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, ГТРК «Россия 1” Татарстан телевидениесе директоры Фирдүс  Гыймалетдинов, Казанның аграр университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Айрат Вәлиев һ.б. катнашты. Яшь комбайнчыларның берсе дә бүләксез калмады. Арча районы “Игенче” хуҗалыгы механизаторы Айнур Фәтхрахманов җиңүче булды. Котлыйбыз!

Районның хезмәт һәм хезмәт куркынычсызлыгын саклау буенча Координацион советының чираттагы утырышы хезмәт шартларын махсус бәяләү турындагы сөйләшүгә багышланды. Бу хакта һәр утырыш саен сүз алып барылса да, моңа җитди карамаган җитәкчеләр һаман бар. Кайберләре хәтта бу утырышка да килмәгән.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль берлекләр территориясендә гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм файдалану мәсьәләсе буенча җирле референдум билгеләү турында


29
сентябрь, 2018 ел
шимбә

"Казан арты" музеенда тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев белән очрашу булды


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

25 сентябрьдә Арчада зур вакыйга булды. “Арча” спорт комплексында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президентының V Кубогына сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы районнары командалары арасында финал уеннары үтте. Турнирны ачу тантанасына Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кайтты.

20–21 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасының хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме Арча муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эш оештыруның торышын өйрәнде.

Без бүгенге тормышыбызны электрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, ул безне ашата һәм кеше уйлап тапкан барлык механизмнарны, приборларны эшләргә мәҗбүр итә, аннан башка тормыш туктап калыр иде. Кешеләр икмәк үстерә, йортлар төзи, завод һәм фабрикалар эшләп тора, хастаханәләрдә балалар туа – боларның барысын да электр энергиясе кирәклеге берләштерә, кешеләрнең иминлеге әлеге энергия белән ышанычлы тәэмин итүгә бәйле. Кайчандыр электр уты бөтенләй булмаган бит.

“Сәрдәбаш авылы 1619 елны Вятка губернасы, Малмыж өязенең Арбур волосте исемлегенә кертелгән. Өлкәннәрнең сөйләүләренә караганда, Михаил Романов патшалык иткән чорда бирегә Сәрдә дигән мари авылыннан күчеп утырганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International