Арча станциясендәге мәдәни-спорт үзәгенә секцияләргә йөрүче балалар «Җәмәгатьчелек фикере трибунасы» дигән баш астында коррупциягә каршы акция үткәргәннәр. Арча автовокзалында алар халыкка сораулар белән мөрәҗәгать итеп, җаваплар алганнар, бу хакта фикерләрен белгәннәр.
Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. “Наркотиклардан башка тормыш” айлыгына нәтиҗә ясалды. Утырышны комиссия сәркатибе Лилия Завялова алып барды. Анда Татарстан Республикасының наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәтнең баш эксперты Марина Фирсова катнашты.