ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2014 ел
җомга
Соңгы елларда торак төзелеше буенча төрле программалар тормышка ашырыла. Шуларның берсе Татарстанда тузган хәлдәге күпфатирлы торакларга кагыла. Әлеге программаның максаты — бик күп еллар элек төзелеп, хәзер тузган хәлгә килгән һәм шунда яшәүчеләр, якын-тирәдәгеләр тормышына куркыныч тудыручы йортларда яшәүчеләрне барлык уңайлыклары булган фатирга күчерү.
Россиядә Ватан Геройлары көне уңаеннан Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Бор-һанов, хәрби комиссариатның социаль һәм пенсия белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Рәмлә Хәкимҗанова Арча районындагы Социалистик Хезмәт Геройларының өйләренә бардылар.
Район үзәк китапханәсенә сукырлар һәм начар күрүчеләр җәмгыяте әгъзалары җыелды. Очрашуны китапханәнең зурлар бүлеге мөдире Әлфия Галимова алып барды. Бик җылы, матур очрашу булды ул.
Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йорты үзенчәлекле кунаклар кабул итте — бирегә урманның сусыл җиләкләрен, гөмбәләрен, халкыбызның чәй янына куя торган ризыкларын төяп Кыш бабай белән Кар кызы килде.
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Арча станциясендәге мәдәни-спорт үзәге үзешчәннәре концерт куйды.
“Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә искиткеч матур, җылы кичә булды.Шәһәрнең өченче номерлы микрорайоны башлангыч бүлекчәсе сәркатибе Сәрия Шәмсетдинова җитәкчелегендә Арча педагогика көллияте яшь гвардиячеләре бүләк итте аны. Балаларның телевизорлар яныннан китмичә караган “Маша һәм Аю” мультфильмындагы Машаның кунакка килүе, аның кичәне шундый җанлы итеп алып баруы балаларны дәртләндереп җибәрде.
Шура клубында булганым бар иде инде. “Чордашлар” ансамбленең юбилей кичәсендә. Күптән түгел тагын шул якларга барырга туры килде. Бу юлы да клубка кереп чыгарга булдым. Бик иске бинада урнашкан ул. Кайчан төзелгәнен дә хәтерләмиләрдер авылда. Тамаша залы, сәхнәсе дә бик кечкенә. Әмма шушында халыкны җыеп, төрле чаралар оештырып, гөр килеп эшлиләр. “Чордашлар”ы кебек сәнгать дөньясына гашыйк ярдәмчеләре булганда клуб мөдире Клара Хөсәеновага да җиңел.
Берәр җиргә эшкә урнашсаң, хезмәт хакы алганда ук салым дигән төшенчә белән очрашырга туры килә. Салым турында күп сөйләнелсә дә, халык аны түләү мәҗбүри икәнлеген белә, әмма кайбер нечкәлекләрен белеп бетермәскә дә мөмкин.
Әлеге хәбәрне ишетүгә Боз сараена йөгердек. Ә күңелдә: “Нәкъ кешесен куйганнар!” — дигән шатлыклы халәт.
Арча Мәдәният йорты быел тагын чыгышлардан шаулап торачак, тамашачыларга кытлык кичермәячәк. Чөнки оешма, предприятие, учреждениеләр арасындагы иҗат концертлары яңадан старт алды. Бу юлы ул “Илнең, җирнең, тыныч көннең кадерен белеп, җырлар яшик!” дигән исем астында үтә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International