ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2012 ел
җомга
Быел язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләр өчен “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсе политсовет секретаре Алмас Назировның Рәхмәт хаты, акчалата премия һәм вымпелга иң беренче булып “Ак Барс–агро” һәм “Курса МТСы” ширкәтләре механизаторлары Яхъя Габидуллин белән Алмаз Әхмәдуллин лаек булды.
Габдулла Тукай тормышыбызда елдан–ел зуррак урын ала. Аның иҗатына багышланган чаралар матур традициягә әверелә. Бөек шагыйрьнең 126 еллыгын да Тукай якташлары, милли рухлы шәхесләребез югары дәрәҗәдә билгеләп үтте. Мәктәпләрдә, мәдәният учреждениеләрендә берсеннән–берсе күңелле, кызыклы һәм матур чаралар үткәрелде.
«Казан арты» тарих-этнография музее РФ күләмендә «Тарих елы», Татарстанда «Тарихи-мәдәни мирас елы» кысаларында май ае дәвамында «Чорма операциясе» дип исемләнгән акция игълан итә.
А.С.Макаренко гаиләдә балаларны тәрбияләүгә багышланган лекцияләрендә болай дип язган: “Балаларга тәрбия бирү —тормышыбызның мөһим өлкәсе. Безнең балалар — илебезнең булачак гражданнары...Алар менә дигән гражданнар булып үсәргә тиеш. Дөрес тәрбия бирү — ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү — булачак кайгыларыбыз, безнең башка кешеләр алдында кылган гаебебез”.
Газета укучыларыбызга Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча фитосанитар күзәтү бүлеге дәүләт инспекторы Мөдәрис Фәттахов белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.
12 апрельдә бер төркем хезмәт ветераннары Чувашия республикасы, Батыр районы, Шыгырдан авылына юл тотты. Көн кояшлы булмаса да, юл такыр, чиста, автобус тиз барды. Юлда 4 сәгать бару сизелмәде дә.

14
декабрь, 1999 ел
сишәмбе

2025 елның 15 июне

2025 елның 15 июнендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 м/с тизлектәге яшенле яңгыр көтелә (Казанда - көндез).

 

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

 

Яшен вакытында:

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International