ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

Әңгәмәдәшебез – Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев– Илшат Габделфәртович, инде тарихка кереп калган 2022 ел  районыбыз өчен кайсы яклары белән  истәлекле булды?

– Узып киткән ел гади булмады, әмма без аны лаеклы күрсәткечләр белән тәмамлый алдык, игеннәрдән яхшы уңыш үстердек, спорт объектлары һәм фельдшер-акушерлык пунктлары төзүне, мәдәният йортлары һәм мәктәпләрне, паркларны һәм җәмәгать урыннарын, тротуарларны һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерүне дәвам иттек.

Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үз көчләре белән аз керемле һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен  ел да бүләкләр әзерли.

 

Терлек асрап караган кеше генә аның мәшәкатьләрен яхшы белә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин яңа ел алдыннан алдынгы терлекчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын, акчалата премияләр тапшырды.

 

4 гыйнварда Арча педагогика көллиятендә Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат турниры уздырылды.

Быел анда 52 спортчы катнашты. Әлеге турнирны оештыручы, башлап йөрүче – районның шахмат федерациясе рәисе Марсель Хәлилов.

 

Ә хоккей уйнауның сәламәтлек өчен файдасы турында сөйләп тә тормыйм. Аны һәркем беләдер.

Субаш атылар быел да хоккей ярышы уздыру традициясен бозмады. Дүрт команда Субаш Аты кубогы өчен уйнады. Турнирда Субаш Аты, Кукмара районыннан Аш-Бужи,  Әтнәдән Күәм һәм үзебезнең Яңа Иябаш командалары катнашты. Турнирны оештыру, уенчыларны ашату һәм бүләкләр алу мәшәкатьле дә, чыгымлы да эш. Зур булмаган авыл өчен бигрәк тә. 

 

 

Арчада 2023 елның беренче баласы бик көттереп 8 гыйнварда гына дөньяга килде.

Бәхетле ана – Казанбашта яшәүче 1993 елгы Эльзира Габдрахманова. Яңа ел башында ул ире Русланга әнә шундый зур бүләк ясады. Бала гаиләгә бәхет, шатлыклар гына алып килсен.

 

Арчаның ЗАГС бүлегендә Ташкич авылында яшәүче Фәнисә һәм Илшат Котдусовларның мәрҗән туйларын билгеләп үттеләр

Ул көнне Котдусовлар гаиләсе өчен зур бәйрәм булды. Аларны котларга балалары, оныклары җыелып килде.

 

Туй яңа 2023 елның иң салкын көннәренең беренчесенә үк туры килде.

Шулай яңа ел үзенең салкыннары белән бергә шатлыкларын да алып килде. Кемнәрнеңдер балалары туды, кемнәрдер яңа фатирга күчте, гашыйклар туй балдаклары алышты. Нәрсә генә булмасын, кыенлыклар, югалтуларга да карамастан, тормыш үз агымында дәвам итте.

 

Рәйхана Сәйфетдинова сөйләгәннәрне тыңлап, түзсә дә түзә икән адәм баласы, дип исем китеп утырдым

 

Яңа Кенәр зонасы махсус хәрби операция барган зонага тагын бер машина гуманитар йөк җибәрүне планлаштыра.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International