“Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов махсус хәрби операция барган зонада булып кайтты
Ул яңа елга кадәр гуманитар йөкне озата барган иде. Анда безнең районнан киткән егетләр белән дә аралашкан. Махсус хәрби операция барган урында алгы сызыкта да булган.
Ташкичү авылыннан бер төркем абыстайлар мобилизацияләнеп киткән егетләребез исән-сау кайтсыннар, дип Коръән чыга.
Шул хакта ишетеп, мәгълүмат алу максатыннан Ташкичүдә яшәүче Мәсхүдә Нәҗипова белән элемтәгә чыктым. Ул моның дөреслеген раслады һәм бу эшне Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Мәгъсумова оештыруы турында әйтте. Аннан инде турыдан-туры Гөлфия ханымның үзе белән аралаштык.
Кичке сәгать 7 тулганда Арча стадионына Үзәк чыршы янына төшеп киттек 31нең киче
Сәгать 7дә башланасы булса да, 2022 елны озату-күңел ачу киченә әле халык җыелмаган иде. Сүз 31 декабрь киче турында бара.
Узган якшәмбедә Арча сәнгать мәктәбендә елдагыча зур итеп Раштуаны билгеләп үттеләр.
Бәйрәмгә балалар да, әти-әниләре дә килгән иде. Башта Раштуа концерты гөрләде, аннан чиркәү каршындагы якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тарафыннан әзерләнгән сәхнәләштерелгән күренеш карап хозурландык. Сәхнәдә дә балалар белән беррәттән өлкәннәр дә чыгыш ясады. Чын күңелдән бирелеп карап утырдык. Искиткеч тамаша булды ул. Шуңа игътибар итми мөмкин түгел, ул елдан-ел камилләшә бара. Монда, һичшиксез, оештыручыларның хезмәте зур.
Арча стадионында традицион итекле хоккей турниры уза. Быелгысын юбилей турнир дип атасак та була, чөнки бу үзенчәлекле уен бишенче тапкыр үткәрелә. Яңа ел ялларында дуслар белән саф һавада күңел ачу өчен менә дигән мөмкинлек.
Арчада донорлар көне булды
Иртәнге сәгать 8гә без дә бардык. 8дә башланасын белә идек, әмма әле Казаннан мобиль бригада да, донорлар да килмәгәндер дигән күңелдә шик бар иде. Район Мәдәният йорты янында “Кан хезмәте” дип язылган машинаны күргәч, әһә, без әйтәбез, Казаннан мобиль бригада кайткан, эчкә керсәк – анда инде халык җыелып өлгергән, чиратка да баскан.
Яңа елның алтынчы көнендә “Казансу” паркында оештырылган гаилә бәйрәменә иң оста тимераякта шуучылар җыелган иде
“Әти, әни һәм мин – боздагы гаилә” (“Папа, мама, я – ледовая семья”) дип аталган чарада барлыгы сигез гаилә катнашты: Шакировлар, Кәбировлар, Резвановлар, Хәйретдиновлар, Сабитовлар, Шәмсетдиновлар, Хәйруллиннар һәм Заһидуллиннар.
9 гыйнварда “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте тарафыннан уздырылучы “Ә безнең ишегалдында...” («А у нас во дворе…») дип исемләнгән йорт яны территориясен иң яхшы Яңа ел бизәлешенә багышланган бәйгенең район этабы тәмамланды.
Хәзерге заманда басма матбугатка язылучылар кими, диләр. Ә менә безнең газетага, киресенчә, язылучылар артты.
“Арча хәбәрләре” район газетасына беренче яртыеллыкка 3544 кеше язылды.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тәкъдим итә:
Гипотермиядән һәм салкыннардан саклану өчен, урамга чыкмаска, балалар, Йорт хайваннары урамында озак тормаска һәм ерак сәфәрләрдән тыелырга кирәк.
Аяз өчен төп куркыныч факторлар: каты һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары проблемалары, спиртлы эчемлекләр, шулай ук зәгыйфьлек һәм артык эш. Гипотермиядән саклану өчен күп катламлы киенегез – һава катламнары җылы тоталар, җылы инсоллар һәм йон оекбашлар киегез – алар дымны сеңдерәләр, аякларыгызны коры калдыралар, җылы балчыклар, баш киеме һәм шарфсыз салкынга чыкмагыз; даими актив хәрәкәт кирәк.