ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

“Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле Азнакайда булып кайтты. Алар “Чатыр-тауда җыен” фольклор фестивалендә катнашты һәм чыгыш ясады.

 

Мирҗәм авылында тау астында, елга буенда, табигатьнең бик матур урынында балалар җыены гөрләп узды.

Нәкъ Корбан гаете көненә туры килде ул. Авыл халкы өчен икеләтә бәйрәм булды.

2022 елның 1 июленнән Татарстан Республикасында коммуналь хезмәтләргә тарифлар планлы рәвештә үзгәртелде.

Күпчелек муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсеше 6,2  проценттан артмаячак.

Татарстанда 2022 елның 6 аенда 57 кеше суга батып үлде, шуларның 7се – балалар.

Сезнең куркынычсызлык сезнең кулларда! Һәркемнең тормышы бер генә һәм ул бәһәсез!

Россия Федерациясе Конституциясенең 33нче маддәсе нигезендә, Россия гражданнары дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына шәхси рәвештә мөрәҗәгать итәргә, шулай ук аерым һәм күмәк мөрәҗәгать җибәрергә хокуклы.

Мин бу сорауны биргәндә гер күтәрүнең  классик төре белән шөгыльләнүчеләрне күздә тотам.

2000нче елларга кадәр республикада Кукмара, Азнакай районнары лидер булдылар. Шуннан соң безнең районда Фаил Һадиев, Вадим Степанов үсеп чыкты.

11 июльдән 10 августка кадәр бөтен республика территориясендә “Куркынычсызлык каешы” дигән оператив-профилактик чара үткәрелә.

Бу хакта безгә Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итте. Әлеге чараның максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешы куллану буенча административ хокук бозуларны булдырмау.

Бу Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында сәламәтлек мәсьәләләренә багышланган дүртенче «кайнар линия». Бу юлы ул хатын-кыз, гаилә тормышының иң әһәмиятле һәм мөһим чорларының берсенә багышлана. Бу вакытта үз сәламәтлегеңне игътибар белән күзәтү, кирәк булса, үз вакытында ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать итү бик мөһим.

12 август 2022 ел

Сорауларыгызны 13.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр

3-18-30 телефоны аша бирергә мөмкин.

Җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы

Туклану рационында җиләк-җимеш продукциясе организмның энергиягә булган тәүлеклек ихтыяҗының якынча 10% ын тәшкил итә. Организмда алар бик аз микъдарда синтезлана. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә C, P, А, Е, К, В9 витаминнары аеруча күп, минераль матдәләр, органик кислоталар, углевод, пектин матдәләре һәм актив клетчаткага да бай. Аларда булган макро - һәм микроэлементлар кеше өчен мөһим матдәләр булып тора.

Быелгы урак өсте чыннан да зур сынауга тиң булачак. Чөнки уңышның яхшы булачагына шик юк. Әмма күп нәрсә һава торышына, әзерлеккә, оешканлыкка бәйле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International