ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2022 ел
җомга

Арчада яшәүче Фәния Бәйрәмова озак еллар Арча типографиясендә газета басучы булып эшләп лаеклы ялга чыкты.

Бу аның күңеленә нык кереп урнашкан елларыдыр, мөгаен. Хәзер:“Укымаган кешегә авыр эш инде”, – дисә дә, гомерен яратып башкарган хезмәтенә багышлады, гаилә күгендә кайчак болытлар чыгып алса да (хәер, кемдә булмый ул), тормышын корды, олыгайган көнендә ныклы терәкләре булган улы белән кызы бер-бер артлы дөньяга килде.

 

Инсаф Мөхәммәтгалиев Чаллыда үткән “Татар егете – 2022” бәйгесендә катнашып, “Иң шаян егет” номинациясендә җиңү яулаган.

Бу бәйге егерме елдан артык үткәрелеп килә. Анда 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге татар егетләре төрле яктан үзләрен сыный. Арча районыннан да ел да диярлек бәйгегә баручылар булган, әмма моңа кадәр анда укучылар, студентлар катнашкан. Ә быел мәдәният өлкәсенә дә “Татар егете–2022” бәйгесенә катнашырга дигән тәкъдим килгән. Һәм ике дә уйламыйча җор күңелле, юмор хисенә бай, чибәр, уңган Инсафны сайлап алганнар.

Алар кечкенәдән көрәшә. Әнә, Ашытбаштан 8 сыйныф укучысы Рүзәл Фәйзрахманов көндәшен секундлар эчендә келәмгә салды. Көрәшне алып баручы тренер Фәнис Зарипов: “Чиста җиңү!” – дип бәяләде.

Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыгучылар саны арта гына бара.

Кызганыч, газетаның һәр номерында бу хакта мәгълүмат басыла, суд карары бирелә. Бу җомга саны да искәрмә түгел. 29 мартта булган җәмәгать суды тагын ике кешене Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә административ хокук бозуда гаепле дип тапты.

Арча укучылар Сараенда «Шахмат буыннарны берләштерә» дигән исем астында беренче тапкыр шахмат турниры булды. Анда балалар һәм ветераннар очрашты. Иң кечкенә шахматчыга 8 яшь, иң өлкәненә 85 яшь. Ярышларда 9 укучы һәм 10 ветеран катнашты, алар арасында Сагдеев И. А., Хәлилов М. М., Фатыйхов К. Ш., Фаттахов Г. Г., Лотфуллин.М.Л., Яруллин Р. Н., Ногманов М. А., Шамеев Я. З., Бакиров Б. К., Әминова Р. Ф. Турнир нәтиҗәләре буенча ветераннар арасында 1 урынны Хәлилов М.М., 2 урынны – Лотфуллин М. Л., 3 урынны – Фәттахов Г. Г. алды, балалар арасында 1 урынны - Гатин Алмаз, 2 урынны Заһидуллин Инсаф, 3 урынны Галиев Илназ алды.


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

  Халык ышанычын яклап хезмәт итүдән дә мактаулы һәм авыр һөнәр юк! Безгә җәмгыять алдында зур җаваплылык йөкләнгән: җирле үзидарә үсеше һәм илебезнең киләчәге безнең һөнәри, шәхси, әхлакый сыйфатларыбызга, сайлаган хезмәтебезгә, дөрес карарлар кабул итә белүебезгә бәйләнгән.


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Медиафорум 2022 елның 9 апреленнән 29 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Медиафорум программасында ПТС, ТВ, социаль челтәрләр һ. б. юнәлешләр буенча эш алып барыла. Медиафорум беренче тапкыр "Янтарный"балалар лагеренда уза. Сменада Россиянең 36 төбәгеннән 170 яшь журналист һәм 12 медиавожатый, аларны яшь журналистлар лигасы конкурс буенча җыйды. Форумда Татарстан  республикасыннан    Арча « Нур» балалар телестудиясе журналисты Айгөл Фәттахова катнаша


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Иң беренче итеп Кулибинның кем икәнлеге белән танышып китик әле. Чөнки бу сүз шактый еш кулланыла, авылларда булганда да ара-тирә: “Безнең үз Кулибиныбыз бар”, – дип куялар.

Кеше китә, җыры кала, диләр. Менә арабыздан Сабиров Ибраһим Зөфәр улы да китеп барды.

Чын-чынлап киң кырлы талант иясе булган шәхес иде ул. Редакциягә кергәли, тормыштан алынган мәзәкләрен сөйләп аяктан егып чыгып китәр иде.

Курса-Почмак мәктәбе укучылары табигатьтә булырга яраталар. Каникул вакытларында жәен болында, су буенда, урманда булалар. Дару үләннәре җыялар.

Көзен кошлар өчен дип, миләш, балан җыеп киптерделәр. Кыш көне салкыннарда кошларга шул миләшләрне ашаттылар. Бигрәк тә башлангыч класс укучылары һәм укытучылары актив булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International