25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде.
Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру тулысынча тыела.
Кибеттән товар сатып алган һәр кеше кайчан да булса нинди дә булса проблема белән очрашмый калмый.
Сыйфатсыз аяк киеме, эшләмәүче көнкүреш техникасы, срогы чыккан азык-төлек, этикеткадагы бәянең чектагы сумма белән чагышмавы һәм башкалар. Газетада “Кулланучыга ярдәмгә” дигән махсус рубрика ачабыз. Кызыксындырган сорауларыгыз булса, мөрәҗәгать итегез. Аларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина җавап биреп барачак.
Хөрмәтле “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, газетаны бик яратып укыйм. Гомумән, районыбыз тормышы турындагы хәбәрләр белән даими танышып барам. Быелгы 28 февраль санында журналист Румия Надршина “Шигырьләре йөрәгеннән өзелгән” дигән язмасында шагыйрь, төзүче Вәзыйх Рәхимов турында язып чыкты. Әлеге язманы укыгач, минем бер шагыйрь турындагы истәлекләрем яңарды. Аның да исем-фамилиясе Вәзыйх Рәхимов иде.
Җәмәгать суды тагын алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыккан бер кешенең эшен карады.
5 апрельдә булган җәмәгать суды аны Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә административ хокук бозуда гаепле дип тапты.
Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме-1 Май белән котлыйм!
Яз һәрвакыт яңарышны һәм киләчәккә омтылышны гәүдәләндерә, ә намуслы хезмәт һәр кешенең, һәр гаиләнең, гомумән, җәмгыятьнең уңышлы үсешенең нигезе булып тора.
«Җиңү йөзе» проекты Арча районында яшәүчеләр арасында зур бәя алды. Шуңа бәйле рәвештә, 2022 елның 30 апреленә кадәр бабаларыгызның һәм якыннарыгызның, өстәмә рәвештә, фотоларын җыю турында карар кабул ителде. Проектта катнашу өчен, Ватан өчен көрәшкән туганнарының, тыл хезмәтчәннәренең фотосурәтләрен arsk_pobeda@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк (файллар jpeg форматында, файлнын исемендэ Геройнын исеме (ФИО) һәм гомер еллары язылырга тиеш).
13 апрельдә Арчада импортны алыштыру шартларында сөт терлекчелегенең нәтиҗәле эшләвенә ирешүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде.
12 апрельдә Арчаның Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәгендә ифтарга төрле елларда Ватаныбыз сагында торган хәрби хезмәт ветераннары чакырылды.
Язның матур мизгелләренең берсе – җылы якларга киткән кошларның туган якларга кире кайтуы. Аларны каршы алу, кайтышларына уңайлы оялар ясау – күпләрнең яратып башкарган эше.
Әнә шул уңайдан сайтыбызда “Иң матур сыерчык оялары” бәйгесе узды. Барысы 38 катнашучы 10 көн дәвамында үзара көч сынашты. Берсеннән-берсе матур фотолар һәм аларның берсеннән-берсе уңган хуҗалары һәркайсы җиңүгә лаек иде. Фотолардагы сыерчык ояларының кайсылары алдынгы урынга чыгуын сайтыбыз укучылары биргән тавышлар билгеләде.
60 ел элек, 1962 елда Советлар Союзында Космонавтика көне булдырыла. Әлеге истәлекле көн Юрий Гагаринның галәмгә очканнан соң бер ел үткәч барлыкка килә.
Районыбызда ел саен әлеге тарихи вакыйгага бәйле чаралар уздырылып килә. Аларның башында “Җиһангирлар” төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов тора.