ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2021 ел
җомга

“ТАТМЕДИА” АҖ газета-журналларга язылучылар арасында “Язылган өчен шифаханәгә юллама, кар көрәү машинасы, телевизор һәм башка бүләкләр!” дип аталган яңа акция үткәрә.

Төп приз – шифаханәгә ике кешелек юллама. Шулай ук кар көрәү машинасы, телевизор, смартфон, робот-тузан суыргыч, электр иттарткыч, инструментлар җыелмасы һәм үтүк

отарга мөмкин.

Гаризалар 2021 елның 21 октябреннән 2022 елның 21 гыйнварына кадәр кабул ителә. Акциядә катнашу өчен 2022 елның беренче яртыеллыгына “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең бер газета һәм бер журналына ким дигәндә 6 айга  язылырга кирәк.

1978 елда совет геологлары вертолетта тайга өстеннән оча. Тоташ урманнар арасында түтәлләргә охшаган урын күреп алар бик  гаҗәпләнә. Күзләренә ышанмыйча кабат борылып киләләр, чыннан да шулай булып чыга, агачлар арасында өйсыман торак та шәйләнә...

Тайга уртасында кешеләр табылуы турындагы  хәбәр тиз арада бөтендөньяга тарала. “Комсомольская правда” газетасының танылган журналисты Василий Песковның тайгадан язмаларын түземсезлек белән көтеп ала идек. Чыннан да, исләрең дә китәрлек хәл бит!

Адәм баласына һәр яңалыкка шикләнеп карау хас. Татарның тотып карамаса күңеле булмый, дигән мәкаль дә бар.

...1966 елда йортларга газ кертәләр икән, дигән хәбәр таралды. “Курса” колхозында рәис булып Мәгъсүм абый Габделхаков эшләгән чор. Безнең авылның шоферы Әхәт Кәлимуллин белән армиядән яңа кайткан Сәүбән Шаһниевны Казанга укырга җибәрәләр. “Ай ярым укыдык, – дип искә ала ул. – 1967 елда колхоз плитәләр, бер плитәгә икешәр баллон (50 литрлы) кайтартты. Казаннан слесарь кайтып һәр йортка плитә, буш баллон урнаштырдылар. Баллон өйдә торырга тиеш түгел, шуңа озын-озын торбалар сузарга туры килде”.

Бу хакта безгә район башкарма комитетының архив эшләрен исәпкә алу һәм алып бару буенча бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина җиткерде.

– Архивта хәзерге вакытта 323 оешманың 61 меңнән артык документы саклана. Ел саен юридик затлардан даими

саклау өчен һәм бетерелгән оешмаларның шәхси составы турында документлар кабул итәбез. Якынча елга 600 саклау берәмлеге. Хәзерге вакытта документларны штрихкодлаштыру буенча эш алып барыла, – диде ул. – Шулай ук архив тарафыннан оешма белгечләре белән семинар-укытулар үткәрелә, эш номенклатураларын, архив турындагы положениеләрне, тасвирламаларны, саклау вакыты үтү сәбәпле  юкка чыгарылачак документлар буенча актларны төзегәндә методик һәм практик ярдәм күрсәтелә.

Бер үк вакытта берничә шарт үтәлгән очракта гына субсидия бирелә.

Мөнир Әмирович, коронавирус белән бәйле яңа чикләүләр эшмәкәрләргә, оешмаларга да зыянын китереп тора. Аларга субсидия барын ишетеп беләбез. Шул турыда аңлатып үтсәгез иде.

– Коронавирус нәтиҗәсендә зыян күргән кече һәм урта эшмәкәрлек һәм социаль юнәлештәге коммерция булмаган оешмаларга субсидия бирү турында хөкүмәтебез яңа кагыйдәләрне раслады. Ул кагыйдәләр 2021 елның 7 сентябрендә чыккан карарда (№1513)  язылган.


25
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«ЮГАГРО» күргәзмәсе — үсемлекчелек продукциясе җитештерү һәм эшкәртү өчен авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалар һәм материаллар күргәзмәсе, бәйсез аудит мәгълүматлары буенча, Россия продукциясен дөнья базарында таныту, яңа сату базарлары булдыру, эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен зур әһәмияткә ия.


23
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошинның 2021 елның 18 сентябрендәге 55023-АП номерлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасында  яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме чаралары һәм программалары турында хәбәр итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Министрлык тарафыннан 2021 елның 30 ноябрендә #ТРЯшьләренәТорак туры эфиры үткәрелә.


20
ноябрь, 2021 ел
шимбә

Хәзер инде басуларда куәтле техника эшли, дөрес итеп саклаганда, сакчыл караш булганда гына озак еллар хезмәт итәчәк байлык бу.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов җитәкчелегендәге  комиссия  район хуҗалыкларында техниканы саклауга кую һәм төзәтүнең торышын карап чыкты.

Татарстан Республикасы буенча “Роспотребнадзор” идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнары буенча бүлек җитәкчесе Эльвира Салкова белән әңгәмә.

Телевизордан ике аккошны боз “әсирлегеннән” коткарганнарын карап утырдым да, тавык үстергән кыр үрдәкләренең язмышын белергә теләп Айзатка шалтыраттым.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International