9 майда Арчада Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды.
Пандемия аркасында узган ел үтмәгәнгәме, арчалар быелгысын зарыгып көткәннәре күренеп тора. Иртәдән шәһәр үзәге чын бәйрәм рухына төрелгән иде. Сагындырган мондый зур, бөтенхалык бәйрәме.
Совет мәйданы шат авазлардан гөрләп тора. Быел мәгариф, мәдәният учреждениеләре оештырган кайсы сугышчылар блиндажын, кайсы партизаннар отряды урнашкан урман аланын яки тылдагыларның фидакарь хезмәтен чагылдырган интерактив мәйданчыклар бик уңышлы килеп чыккан.
Район җитәкчеләре сугыш ветераннарын өйләренә барып котладылар, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар, хәлләрен белделәр.
Җиңү көне алдыннан сугыш һәм хезмәт ветераннарына әнә шундый зур бүләк ясады алар. Арча Мәдәният йорты каршында эшләп килүче агиткульт-бригада чараны җырлы-биюле чыгышлар белән бизәде. Чын бәйрәм тантанасы булды ул. Аңа ветераннар яшәгән урам халкы да кушылды, алкышлары белән бәйрәм котлауларын ирештерде.
10 майда Арча шәһәрендә яшәүче Елена Александровна Бачевага 100 яшь тулды.
Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов аны юбилее белән котлап бүләкләр тапшырдылар.
8 майда Яңа Чүриле авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачылды.
Авылда моңарчы мондый һәйкәл мәктәп ишегалдында булган. Ләкин моны хәтерләүчеләр сирәк калган инде.
Тыл ветераны Антонина Осипова әйтүенчә, авылдан сугышка 300дән артык ир-ат киткән, шулар арасында аның да ике абыйсы: Иван белән Федор Ефремовлар да. Икесе дә ил азатлыгы өчен һәлак булган алар. Һәм менә алар яу кырында ятып калган 72 каһарман авылдашлары белән бергә Туган илгә һәйкәл булып кайтты.
Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары районыбыз авылларында 7 майдан ук башланып китте. Авылларда яшәүче райондашлар сугыш каһарманнары хөрмәтенә эшләнгән һәйкәл янына җыелып, ачы сугыш елларын, илебезгә җиңү китергән әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Шундый чараларның берсе Яңа Кенәр авылында 8 май көнне узды. “Без җырлыйбыз тынычлык турында” исеме астындагы тантаналы митинг авыл җирлеге, урта мәктәп укытучылар һәм укучылары, Туфан Миңнуллин исемендәге авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән иде.
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Рафаил Фәхретдинов котлау һәм рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде. Тантаналы чараның кунагы Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин да ихлас котлау сүзләрен җиткерде. “Быел безнең илебез Бөек Җиңүнең 76 еллыгын каршы ала. Илебезгә җиңү алып килгән каһарманнарыбыз каршында баш иябез һәм чиксез рәхмәт сүзләрен әйтәбез. Киләчәк тормышыбыз имин, көннәребез якты, күңелләребез шат булсын. Бу авыр еллар башка беркайчан да кабатланмасын!” – диде ул.
9 май. Кичке сәгать 6 тулып килә. Түбән Мәтәскә мәдәният йорты янына килеп туктадык.
Урам буйлап “Ремонт механика заводы” җәмгыяте җитәкчесе, шушы авылда туып-үскән Даниял Фәсәхиев килә. Күрешкәч, “Һәйкәл, чишмәләрне карап килдем”, – диде. Әкренләп туганнар, авылдашлар җыела башлады. Китте күрешүләр, кочаклашулар... Фойедагы күргәзмәләр белән танышкач, кичә башланды.
Кичәне алып баручы китапханәче Гөлназ Гыйләҗева: “Түбән Мәтәскә авылыннан Фәсәхетдин бабайның 4 баласы – Йосыфҗан, Әхмәтхан, Мәгьсүмҗан, Шакирҗан сугышка китә, – дип сөйләде. – Бүген бирегә Фәсәхетдин бабайның оныклары җыелды”.
Тәмле тортлар ясаучы Рәзинә Гарифуллина турында Арчада гына түгел,
якын-тирә районнарда, хәтта Казанда да беләләр.
“Беркөн кибеттән торт сатып алдым. Аның тәмлелекләре...”, – дип шалтыратты Казанда яшәүче танышым.
– Арчада эшләнгән, диелгән. Кем икән ул оста? – дип тә сорады ул. Адресын әйткәч, Рәзинә Гарифуллина булуы ачыкланды. Андый тортны хәзер күп кеше пешерә, әмма, башкалар гафу итәр, дип уйлыйм, Рәзинә тортларына җитми.
Арчада туып-үскән кыз ул. Бишенче гимназиядә, аннан Казан дәүләт университетында (ул чагында шулай атала иде) белем алган. Сайлаган һөнәре буенча ул кулинариягә якын да килми. Рәзинә татар филологиясе һәм тарих факультетын тәмамлаган. “Арча” радиосында юрисконсульт, Мәдәният йортында методист булып эшләгән. Кияүгә чыккан. Декрет ялына киткән.
Арчада яшәүче Гайшә апа Якупова кебек көчле рухлы кешеләр сирәк очрый. Бу язмам нәкъ менә аның турында.
Үз гомерендә күпме хәсрәт кичерергә туры килә бу ханымга. Ире үлә, улы һәлак була. Икенче улы хәбәрсез югала һәм... 25 елдан соң гына Интернет аша табышып, аның белән очрашу бәхетенә ирешә ана. Егылып аякларын авырттыра, урын өстендә ята, әмма аякка басып йөреп китәргә үзендә көч таба Гайшә апа. “Арча станциясендә яшәүче кызымнарда булды бу хәл. Төнлә тышка чыгарга кирәк бит. Төзелеш бара иде. Идән юк, такталар гына салынган. Шунда аягым таеп китте дә, ике такта арасына кысылып калды. Казылган баз турысына туры килгәнмен. Балалар чыкканчы шактый асылынып торганмын. Мускуллар тартылган, – диде ул.
Мөнирә апа Һидиятованы озак еллар Арча хастаханәсенең физиотерапия бүлегендә эшләгән шәфкать туташы буларак беләбез.
Аның хезмәт стажы 49 ел. Ул 1966 елдан алып 2015 елга кадәр медицина өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан. “Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек булган.
– Мин үзем Кәче кызы. Медицина училищесын тәмамлаганнан соң ел ярым Штерәдә фельдшер булып эшләдем. Аннан 13 ел Казанда операция ясау буенча шәфкать туташы булдым. Калган гомерем Арча хастаханәсендә үтте. Лаеклы ялга чыкканнан соң 7 ел өлкәннәр һәм инвалидлар йортында да эшләдем әле, – диде Мөнирә ханым.
Арча ягы элек һөнәрчеләре белән дан тоткан. Әмма аларның саны бүген дә кимеми, киресенчә, яңа төр һөнәр ияләре барлыкка килә.
Тик кешеләр алдында ясаган әйберләрен урнаштыру проблемасы гына килеп баса. Беренчедән, аларны кайда сатасың, икенчедән, кул белән эшләгән әйберләр кыйммәт, чөнки аларга күпме материал китә, күпме кул көче керә, ә сатып алучыга арзан әйбер кирәк.
Кайбер кызыксындырган сорауларга җавап эзләп без район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Гүзәл Галимуллинага мөрәҗәгать иттек.
– Гүзәл Харисовна, районда күпме һөнәрче бар? Сез аларны барлап барасызмы?