Арча мөхтәсибәтенең мөселманнардан торган хоккей командасы Теләчедә Шамил Галәвиев истәлегенә багышланган турнирда икенче урын алды.
Иртәдән редакциягә әлеге шатлыклы хәбәр белән Рифат Шәйхетдинов килеп керде.
Хуҗасыз этләр проблемасы һәркайда бар. Күпләрне борчыган сорауны хәл итү без уйлаганча җиңел генә булмады...
Берничә көн элек редакциябезгә бер ханым шалтыратты һәм зары белән уртаклашты. Үзен Яңа Кенәр авылыннан дип таныштырды ул.
Узган якшәмбедә Кысна авылы буасында балыкчылар ярышы үтте. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин һәр эшкә җаваплы карый, бу юлы да юлларны кардан ачтырып, хәстәрен күреп йөрде.
Арча районы прокуратурасы 1989 елда туган Арча шәһәрендә яшәүче Х.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.
3 мартта шәһәр Советына кереп үзара салымны түләп чыктым. Ике кешегә 600 сум. Әмма ачуны китергән бер нәрсә булды – моннан 10 көнләп элек өркетү кәгазе алдык.
Сезне искиткеч бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән ихлас күңелдән котлыйм! Сезнең елмаюлар белән җылытылган, шатлык һәм яңарышлар белән сугарылган бу матур бәйрәм язның чын гәүдәләнешенә әверелде.
Арча ягы элек-электән данлыклы Казан арты үзәге булып санала. Халкыбызга бик күп мәгърифәтчеләр, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен биргән ул. Якташ язучыларыбызның бай мирасын укучыларга җиткерү максатыннан, “Без бит – Арча яклары” исеме астында 3 кисәктән торган укучылар өчен хрестоматия әзерләнде. Китапка, Арча төбәгеннән чыккан танылган язучыларыбыз белән беррәттән, әдәбият мәйданына, татар сәнгатенә әле яңа гына аяк баскан каләм ияләренең дә иҗат җимешләре кертелгән. Әлеге китаптагы әсәрләр аша, якташ язучыларыбызның бай мирасын туплап, үсеп килүче буынга тапшыру һәм тормышта үз урынын табарга ярдәм итү максаты куелган. Шул әсәрләр аша укучыларыбыз дөньяны танып белерләр, игелек кылырга, шәфкатьле булырга, туган илебезне, туган телебезне, халкыбызны яратырга өйрәнерләр дигән теләк белән башкарылган бу эш.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы он җитештерүчеләрдән азык-төлек бодае сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга һәм икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләреннән җитештерелгән һәм сатылган икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә киткән чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен гаризалар сайлап алуны игълан итә.
Халыкара хатын-кызлар көнен (8 Март) бөтен дөньяда бәйрәм итәләр. Бу көнне милли чикләргә, этник, тел, мәдәни, икътисади һәм сәяси аермаларга карамастан, хатын-кызларның казанышлары билгеләп үтелә.
Халыкара хатын-кызлар көне безгә ирешелгән уңышлар турында уйларга, ил, Татарстан Республикасы, туган як, шәһәр, бистә үсешенә өлеш керткән әниләр, әбиләр, хатын-кызлар турында сөйләргә мөмкинлек бирә, без аларның тормышта һәм хезмәттә ирешкән уңышлары белән горурланабыз.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын автомат рәвештә фотога һәм видеога төшерә торган техник чараларны урнаштыру урыннары турында тулырак мәгълүмат алу өчен сылтама