Быелгы кышның соңгы көнендә шәһәребез ипподромында Әфган җирендә ятып калган якташларыбыз истәлегенә унынчы тапкыр “Запорожец” автомобильләрендә узышлар үтте.
Традициягә әйләнеп киткән бу чараны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ярышларны оештыручы “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов һәм ветеран әфганчы Илнур Яруллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде ул. “Сез, сугыш елларын узып кайтканнан соң да, җәмгыятьтә лаеклы урыныгызны табып, безгә яшьләрне тәрбияләргә ярдәм итәсез”, – дип, аларга карата соклануын белдерде ул.
Чананы – җәй, арбаны кыш әзерлә, ди халык мәкале.
Шулай эшләгәндә генә кыш та, яз да кинәт кенә килмәс.
Узган ел уҗымнарны март аенда ук тукландыра башларга туры килде. Алдан аяк киенгән хуҗалыклар аптырап калмадылар, күптән әзер булган сиптергечләрне эшкә җиктеләр.
Узган җомгада район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш агрономнары язгы чорга әзерлекләре буенча имтихан тоттылар. Алар махсус комиссия алдында эш планнарындагы һәр санны нигезләп күрсәттеләр. Мәсәлән, “Игенче” ширкәте язгы чәчүне 14 көндә тәмамларга планлаштыра. Моның өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Өч чәчү комплексы тәүлек буе эшләячәк. Механизаторлар җитә, түләү тәртибе эшләнгән. Яхшы орлык-лар гына чәчеләчәк, бер гектарга 77 килограмм (тәэсир итүче матдәләрдә) минераль ашлама туплап куйдылар.
25–27 февраль көннәрендә Мамадыш районы Түбән Ошма авылы спорткомплексында “Сабантуй” журналы призына көрәш ярышлары узды.
2007–2008 елгы яшүсмерләр арасында Арча командасы беренче урынны алды!
Кәче мәктәбеннән Алмаз Гобәев (тренеры Рәис Галиев) 3нче урынны яулады. Шулай ук Кәче мәктәбеннән Дияз Вәлиәхмәтов (Рәис Галиев), Шушмабаш мәктәбеннән Таһир Кәримов, Ислам Хәлиуллин (тренер Марат Сәлахов) чемпионнар булдылар!
Газета укучыларыбыз: “Әгәр дә физик затлар салым түләми икән, аларга тиешле субсидия дә килми икән – шул турыда язып чыксагыз иде”, – дип мөрәҗәгать иттеләр.
Без бу турыда республиканың районара 5нче салым инспекциясенең бүлек мөдире Мөнир Шәйдуллин белән сөйләштек.
– Сүзне Россия Федерациясе Конституциясенең 57нче маддәсеннән башлыйк әле, – дип аңлатты Мөнир Әмирович. – Анда һәркем закон тарафыннан каралган салымнарны һәм җыемнарны түләргә бурычлы диелгән. Белгәнебезчә, салымнар дәүләтнең яшәве өчен кирәкле шарт булып тора. Нәкъ менә салымнар дәүләтнең һәм муниципаль берәмлекләрнең керем чыганакларының күпчелек өлешен тәшкил итә. Салымнар бюджет финанславы рәвешендә җәмгыятькә кире кайта, шул исәптән социаль түләүләр булып та. Шушыларны исәпкә алып, 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасының норматив хокук актларына үзгәрешләр керде. Әгәр дә кешенең бюджетка салым һәм башка җыемнар буенча түләнеп бетмәгән бирәчәкләре бар икән, ул вакытта кайбер социаль ярдәм чаралары да башкарылмый.
2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә хезмәткә түләүнең иң аз күләме артты.
Дәүләт һәм муниципаль оешмалар хезмәткәрләре өчен ул айга 12792 сум тәшкил итә.
Моннан тыш, Татарстанда 2020 елның 30 декабрендә ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында республикада иң аз эш хакы турында килешүгә кул куелды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Мәрхәмәтлек-Милосердие” хатын-кызлар берләшмәсе утырышы булды.
Видеоконференция режимында барган утырышта “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” (“У войны не женское лицо”) социаль-гуманитар проектның икенче этабын тормышка ашыру мәсьәләсе каралды. Арчада анда төрле структура вәкилләре катнашты.
“Мәрхәмәтлек-Милосердие” хатын-кыз депутатлар бер-ләшмәсе җитәкчесе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе секретаре урынбасары Татьяна Ларионова үзенең чыгышында Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларга, тыл ветераннарына һәрьяктан ярдәм күрсәтү хатын-кыз депутатлар берләшмәләренең игътибар үзәгендә булырга тиешлеген билгеләп үтте. “Татарстанда ялгыз яшәүче хатын-кызларга озак вакытлы ярдәм күрсәтү программасы тормышка ашырыла. Безнең бурыч – шушы программа нигезендә бер генә сугыш һәм тыл ветеранын да читтә калдырмау”, – диде ул.
Татарстан Республикасы территориясендә юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү комплексларының эш нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларны электрон рәвештә алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:
• Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратларының бүленгән системалары, автомат рәвештә идарә итү системалары);
• Агророботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән электрон автоматлаштырылган идарә итү системалары);
• Агрокосмос (авыл хуҗалыгында космик фотосурәтләр һәм веб-ГИС технологияләрен куллану);
• Агрометео (һава торышын фаразлау, һава торышы архивын булдыру, аналитика);
• АгроБио (авыл хуҗалыгы культураларын авырулардан һәм корткычлардан биологик яклау ысуллары).
Инновацияләргә ярдәм фонды, «АПК белем бирү учреждениеләре һәм балыкчылык ассоциациясе» коммерциячел булмаган оешмасы белән берлектә, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән, мәктәп укучылары өчен АгроНТИ Бөтенроссия конкурсының яңа сезонын ача.
Үзләрен яраткан эшендә тапкан хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручылар тагын да зур ихтирамга лаек. Нәкъ менә алар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасында гаилә фермерлык династиясе» республика конкурсын оештырды. Җиңүчеләр 100әр мең сум акча алачак.
Конкурста 2 буыннан да ким булмаган һәм гамәлдәге крестьян — фермер хуҗалыгы статусына ия гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (КФХ башлыгы 2 дән дә ким булмаган) катнаша ала. Династиянең башлыгы булып беренче буын крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы таныла.