ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2021 ел
җомга

Арча педагогика көллиятендә Туфан Миннуллинның “Кызлар кызык иттеләр” пьесасы буенча куелган спектакль премьерасы булды.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Арча” спорт комплексында ир-егетләребез өчен спорт бәйрәме – волейбол ярышлары булды.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Арчада балалар арасында картинг буенча ярышлар үтте.

Арча районы прокуратурасына бер ана мөрәҗәгать итте. Ул баласы тугач 2021 елның гыйнварында Арча үзәк хастаханәсенә бала кирәк-яраклары белән  бүләк  комплектын бирүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Аңа 2021 елда мондый социаль ярдәм чарасы каралмаган, дип аңлаталар.

Татарстан Республикасы халкын татар телендә язылган элмәтакталарда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында җибәрелгән хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс үткәрелә


20
февраль, 2021 ел
шимбә

Космик элемтә иярченнәре яз якынлашуын беренче булып сизә. Кояш тирәли әйләнеш ясап, Җир аңа төньяк ярымшары  белән борыла. Бу вакытта язгы кояш интерференциясе башлана — кояш элемтә иярченнәренең нәкъ артына җитә.

Кояш- яктылык чыганагы гына түгел, ул көчле радиодулкыннар да чыгара.  Кояш элемтә  иярчене һәм кабул итүче җир станциясе белән бер линиядә вакытта телесигналлар бетәргә мөмкин. Бу күренешнең асылын аналогия аша күз алдына китерү җиңелрәк: әгәр шәм артында прожектор кабызып куйсаң, шәмнең яктылыгы күренми.


19
февраль, 2021 ел
җомга

Сезне сугышчан батырлык бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!

16 февральдә дүртенче чакырылыш Арча район Советының  чираттагы 7нче утырышы булды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин катнашты

“Чкаловский” авиабазасында хезмәт итүче Арча һәм Әтнә районнары егетләре ТРның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә булдылар

12 февральдә район башлыгы Илшат Нуриев Арчаның 5нче номерлы гимназиясенә шахмат почмагы бүләк итте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International