2019 елда Арчада үзара салым буенча референдум үтмәде. Аннан кем зыян күрде?
Арча Мәдәният йорты каршындагы элмә такталарга куелган плакатларга игътибар иттем. Анда фоторәсемнәр белән үзара салым акчасына шәһәрдә башкарылган эшләр турында мәгълүматлар язылган.
Район кырларында уттай урак өсте башланды, дисәк тә була. Көннәр дә искиткеч матур тора
5 августта басуларда 140 комбайнның 87се эшләде. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә 12 комбайн басуларны гөрләтә. Иртән бер басуга керәләр дә, шул ук көнне сугып та бетерәләр.
ТР Министрлар Кабинетында ТРның премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев рәислегендә икетеллелек буенча утырыш үткәрелде
Симетбаштан Таһир Мифтахов белән урамда очраштык. “Кибеттән кайтып килә идем”, – диде ул елмаеп
Килүемнең сәбәбен дә белгәч, искә алуларына күңеле булдымы, үзенең дә истәлекләрен барлыйсы килдеме, бик теләп аралаша башлады.
Түбән Пошалымда Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатлар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы булды
Әлеге һәйкәл1 августта, Корбан бәйрәмен билгеләп үткән изге көннәрне ямьләндереп, сугышта шәһит киткәннәр һәм сугыштан исән-сау кайтып, инде вафат булган авылдашлар хөрмәтенә куелды.
2 августта Арча шәһәрендәге Җиңү паркында Россия Һава десанты гаскәрләренең оешуына 90 ел тулуга багышланган тантана булды.
Узган атна ахырында бер көндә кеше үлеме белән тәмамланган ике юл һәлакәте булды
Әңгәмәдәшебез – Арча районы башлыгы И.Г.Нуриев.
– Илшат Габделфәртович, соңгы елларда коррупциягә каршы көрәшкә ил күләмендә зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә район буенча ниләр эшләнә?
Арча районы прокуратурасы “Арча–Арена” спорт мәктәбе, “Арча Мәдәният йорты”, “Арча” спорт мәктәбе учреждениеләрендә террорлыкка һәм экстремизмга каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Халык арасында һаман алкоголь продукциясе өлкәсендә суррогат эчемлекләр белән агулану очраклары кимеми.