ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

Арчада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов гражданнарны кабул итте. Мөмкинлектән файдаланып без дә аңа берничә кызыксындырган сорауны бирдек.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан “Минем шәҗәрәм” республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы игълан ителде. Ул 2019 елның 20 мартында башлана.


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

15-16 март көннәрендә «Спектр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2005-2007 елгы малайлар һәм кызлар, 2008-2009 елгы малайлар һәм кызлар арасында Казан шәһәренең "Спектр" спорт мәктәбендә Ачык Беренчелек узды.

16 нчы март көнне стадионда Арча шәһәре мәктәпләренең 2008-2011 нче елгы укучылары арасында чаңгы ярышлары булып узды.

Эш планы нигезендә, гаиләгә һәм гаилә элемтәләренә бала хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, әлеге мәсьәләләр буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан, 2019 елның 22 мартында 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49 телефоннары буенча «кайнар линия» эше оештырылачак.


15
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 19 мартында «Россия юристлары ассоциациясе " бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла.

Тормышыбыз бик тиз үзгәрә. Әле кайчан гына Арчада да суны коелардан ала идек. Ул канализациянең нәрсә икәнлеген белгән кеше дә булмагандыр.

“Казан арты” тарих-этнография музеенда “Татарстан Республикасының торак пунктлары: иллюстрацияле энциклопедия” (“Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия”) китабын тәкъдир итү булды.

Көчле чаңгычыларны күрәсең килсә, 9 мартта Арчаның Яңа Кенәргә чыгып китү юлына килергә кирәк иде. Хәтта Сабадан Сочида 2 тапкыр Параолимпия чемпионы булган Россиянең атказанган спорт остасы Рушан Миңнеголов та килгән иде!

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Иске Кишет һәм Каенсар авылларында яшәүче Рәйсә Гобәйдуллинаны һәм Гөлбаһар Абдуллинаны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады. Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International