ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2019 ел
җомга

Ир солтаннарын билгеләдек, төп йорт киленнәрен дә барладык, яшь гаиләләр турында да онытмадык. Һәр ел районның мәдәният тормышы әнә шундый вакыйгалар белән баетылды. Быел чират әбиләргә җитте, районның “Гаҗәеп әби”сен (“Супер әби”) билгеләү буенча бәйге башланып китте.

2019 елның 21 февралендә Арча шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Урта Аты авыл җирлегендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 13 февральдә кич белән, 2019 елның 14 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә буран, бозлавык, төнлә көньяк-көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил (Казанда-13 февраль кичендә, төнлә 14 февраль).

Яңа Кишет авыл җирлегенең хисап җыелышыннан соң Кышкар авылы имамы Радик Кәримов белән күрештем.

– Нәкъ моннан ун ел элек безнең колхозның хисап җыелышыннан соң халыкның битарафлыгына гаҗәпләнеп, ахырын уйлап бетермиләр, нәрсә булса шул булыр, дип утыралар дип язган идегез. Нәкъ шулай булып чыкты, – диде ул.

Әфганстанда хәрби хезмәт үткән ир-егетләр кичке сәгать 6нчы яртыга район үзәк китапханәсенә кызыксындырган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә җыелдылар. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Шулай ук Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, район мәгариф идарәсе, яшьләр бүлеге, Пенсия фонды, социаль яклау бүлеге, район үзәк хастаханәсеннән дә вәкилләр бар иде. Очрашуны “Сугышчан туганлык” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Баһаветдинов алып барды.

Ашытбаш малае Рүзәл Фәйзрахмановның үз-үзен тотышы ук башка. Баш горур, чәч заманча итеп кистерелгән, кием чиста-пөхтә... Келәмгә чыга да, көндәшләрен сала да керә... Сөйләшеп киттек. “5 сыйныфта укыйм, – дип сөйләде ул. – Беренче тренерым Сөләйман абый булды. Хәзер – Марат абый. Мәктәптә даими шөгыльләнәбез”. “Алга таба да көрәшергә исәпме?” “Әйе!” “Ә, нәрсәсе ошый көрәшнең?” “Атуы!”

9 февраль районыбызда спорт чараларына бай көн булды. Иң күләмлесе – Арча стадионында “Россия чаңгы юлы – 2019” акциясе кысаларында узган чаңгы шуу бәйрәме. Чыннан да, бу көн чын мәгънәсендә бәйрәм иде: үзе җылы, үзе ямьле, рәхәт.


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр фаразланмый


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

11 февраль конне Арчаның  7 нче номеры мәктәбе базасыда “Йөрәгемне балаларга бирәм” дип исемләнгән өстәмә белем бирү педагоглары өчен һөнәри  осталыкны арттыру Республика конкурсының муниципаль этабы булып узды.

10 февраль көнне Ашытбаш авылында чаңгы ярышлары узды. Ярышларга Хәсәншәех, Носы Яңа Кенәр мәктәпләре, Арчаның 6нчы, икенче, 5нче мәктәпләре, хәтта Казан гимназиясеннән дә чаңгычылар килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International