2019 елның 17 февралендә " Арча» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында 2003-2004 елгы егетләр арасында мини-футбол буенча район беренчелеге узды.
Ярышларда 7 яшүсмерләр командасы катнашты: «Торнадо-2003» командасы, «Торнадо-2005» командасы, «Арча» командасы, икенче мәктәп һәм 7нче мәктәп командалары һәм Яңа Кенәр мәктәбе командасы.
2019 елның 16 февралендә Арча шәһәре стадионында Ф.К. Гарәфиев истәлегенә багышланган VIII традицион чаңгы ярышлары - Арча муниципаль районының Чаңгы ярышлары буенча ачык беренчелеге булып узды. Анда барлыгы 14 мәктәп һәм 12 төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 252 чаңгычы катнашты.
4 нче февраль көнне Арча стадионында туризм ярышлары булып узды. Ярышта Арча районы белем бирү учреждениеләреннән укучылар катнашты.
12 февральдә терлекчелектә 2018 ел йомгакларына багышланган киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклар, ясалма орлыкландыру технологлары катнашты.
Районыбызның гүзәл затлары ел саен уздырыла торган “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсында катнашып, гел уңышларга ирешә. Быел районыбызның 5 гүзәл заты катнашты. Балык Бистәсендә узган зона турында икесе – Илфира Шакирова һәм Гүзәл Абдуллинага җиңү бәхете елмайган. 7 районнан килгән 58 катнашучы арасында җиңү яулау район халкы өчен дә горурлык ул.
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 10 февральдә Урта Курса авылында яшәүче Дания Абдуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Иске Иябашта яшәүче Дилбәр Сафиуллинага 90 яшь тулды. Әбекәйне гомер бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов килде. 7 балага гомер биргән Дилбәр апа бүгенге көндә төп нигездә кызы Зөлфия тәрбиясендә гомер кичерә.
Яңа Кырлай авыл җирлегендә узган җыенда район Советы депутаты, “Водоканал сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев үзенең чыгышында халыкка “Сез иң бәхетле кешеләр, күп авылларда проблема булып торган мәсьәләләр сездә хәл ителгән”, – дип әйтте. Су өчен дә “Кырлай” ширкәте түли икән биредә.
Хисап җыелышларын бер дә өнәп бетермим мин. Ел дәвамында нәрсә башкарганнарын тәфсилләп сөйлиләр дә эш бетте. Әйтерсең бернинди проблемалары юк. Шуңа Арча мәдәният бүлеге хисап җыелышына да теләр-теләмәс кенә бардым. Беренче ел гына катнашуым түгел, нәрсә буласын беләм, дип уйладым.
Әфганстан җирендә һәлак булган солдатларны ихтирам белән искә алыйк, исәннәренең кадерен белик.