ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2019 ел
җомга

15 нче февраль – Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар халкының батыр улы, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан "Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" МБГБУ – Казан арты милли мәгариф белем үзәгендә Муса Җәлилгә багышланган “Тамчы шоу” интеллектуаль уены үтте.


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 21 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр, бозлавык

15 февральдә Арча район Советының чираттагы 31нче утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Закиров, Рауил Рәхмәтуллин, Лотфулла Шәфигуллин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һ.б. катнашты.

15 февральдә Арча шәһәрендә ныклап төзекләндерелгән поликлиниканы ачу тантанасы булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашты. Баш табиб Тәлгать Баһаветдинов үзенең чыгышында әлеге вакыйганың мөһимлеген әйтеп үтте, төзекләндерү эшләренә 59 млн. сум акча киткән.

Бүген чирләр индустриясе хөкем сөрә икән. Ә, югыйсә, сәламәтлек индустриясе булырга тиеш. Бу турыда без республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев чыгышыннан ишеттек.

Әйе, ул сугышка карата төрле фикерләр яңгырады. Сәяси бәя үзгәрергә мөмкин, әмма солдат батырлыгы мәңгелек. Алар Ватанга биргән антларына тугры калып хәрби бурычларын намус белән үтәделәр.

Арчада атна саен чаңгы ярышы. “Чаңгы юлы – 2019”дан алган тәэсирләр суынырга да өлгермәде, инде узган атнаның шимбәсендә чаңгыда шуу осталары кабат Арча стадионына җыелды. Биредә Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышланган ачык ярышлар узды.


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты 27.02.2019 09.00 - 17.00 сәг. мәгариф өлкәсендәге проблемаларны анализлау һәм балаларны 1нче сыйныфка кабул итү буенча консультация ярдәме максатыннан “кайнар линия” оештыра.


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

15 февральдә Арча шәһәрендә 4 нче  номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә ГТО нормативларын тестлаштыру узды.

2019 елның 16 февралендә " Арча» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында 2008-2009 елгы малайлар арасында баскетбол буенча ачык турнир үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International