5 февральдә кич белән һәм 6 февральдә төнлә Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында буран, күз күреме начарая һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин;
Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм көндез буран күз күреме начарая һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин;
- көндез көчле кар, бозлавык, юлларда кар көртләре.
1-3 нче февральдә Арча укучылар Сараеда Татарстан Республикасы Кубогына Туризм ярышлары булып узды. Ярышларда Укучылар Сарае команда бик уңышлы чыгыш ясады һәм түбәндәге нәтиҗәләргә иреште
2 февраль көнне «Арча» спорт комплексы балалар шау-шуыннан гөрләп торды. Биредә 2003-2004 нче елгы мәктәп укучылары арасында волейбол ярышлары узды.
2 нче февраль көнне Иске Кырлай мәктәбендә Фәнил Гарафиев истәлегенә 8 нче тапкыр традицион чаңгы ярышлары уздырылды. Ярышларда барлыгы 15 мәктәптән һәм Арча педагогия көллиятеннән 111 укучы катнашты.
Узган гасырның җитмешенче елларында авылларга газ килде. Ул вакытта торбадан түгел, баллоннар белән, колхозлар бушка газ плитәләре өләште. Һәр яңалык сагаеп каршы алына бит, газга бәйле булгач бигрәк тә. Кайберәүләр куркып бушка килгән плитәләрдән баш тартты. Соңрак күршеләрдәге уңайлыкларны күреп алар да кызыга башлады, әмма бушлай бирү беткән иде инде.
Арчаның 6нчы мәктәбендә район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм башлангыч профсоюз оешмалары рәисләренең киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе һәм мәгариф учреҗдениеләренең профсоюз оешмасы советы арасындагы килешүнең 2018 елда ничек үтәлүе хакында сөйләштеләр.
Бу көннәрдә үзара салым турында шактый ишетергә туры килә. Сүзебез дә Арча шәһәрендә үзара салым акчасын түләү һәм аны тиешле максатларда файдалану турында булачак. Түләү вакыты көннән-көн азая бара, 21 февральдә аны түләүнең соңгы көне, шуңа кадәр өлгерергә кирәк. Әлеге уңайдан районда халык белән очрашу җыеннары үткәрелә.
Кысна авылында 93 яшьлек Гөлбаһар апа килене Гөлфирә, улы Нургали белән яши. “Киленем бик әйбәт минем, кулында күтәреп кенә йөртә,” – дип мактый Гөлфирәне. Матур, якты гаилә. Бу яктылык Гөлбаһар ападан киләдер...
Була шундый укытучылар. Алар туганда ук Җиргә укытучы булырга дип килә дә, шул сәләтен тулыландырып, гомере буе белгәннәрен балаларына өләшә. Һәр укытучының, яратып, аерып искә төшерә торган укытучылары була. Ә менә Рәйсә Насретдинованың, сагынып искә алучы укучылары бихисап.