Татарстанның халык җырчысы Фердинанд Фәтхи шаккатырмый калмый. Бу юлы, үткән җомгада, туган авылы Иске Ашытка бер төркем артистлар белән кайтты. Әнисе Сәяра апаның туган көнен бөтен авыл халкы белән билгеләп үттеләр.
2018 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының 6 сайлау участогында җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар үткәрелә.
Район Советының законнар, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенең күчмә утырышы булды. Ул Иске Чүриле авыл жирлегендә үтте. Күчмә утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.
13 июньдә Арчаның Совет мәйданында урнашкан кибеттән “А” вакытлыча аяк киеме тартмасы өстенә куеп торылган сумкадан 4500 сум торучы “Xiomi 4A” маркалы телефон урлый. Әлеге җинаять видеокүзәтү системасы ярдәмендә ачыла.
Арча район үзәге хастаханәсе 10нчы сентябрьдән бушлай гриппка каршы вакцинация ясый башлаячак.
Сентябрьдә урып-җыю кыенлаша, көннәр кыскара, төннәр озая, яңгыр яумаса да, мул итеп чык төшә. Сабан культураларының, бигрәк тә арпаның катлы-катлы булып өлгерүе эшне тагын да катлауландырды. Җыеп аласы мәйданнар да шактый әле.
Җәй ял, хозурлык чоры булса да, һәркем өчен кышка әзерлек чоры да. Районның мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре бу эшкә иртә яздан ук тотына, дисәк тә ялгыш булмас.
Поездга бер кыз тапталып харап булган, дигән хәбәрне ишетеп тетрәнгән идек, инде менә тагын коточкыч хәбәр: поездга бер егет тапталган. Бу турыда безгә, редакциягә, “Районның халыкны яклау идарәсе” дәүләт учреждениесеннән дә мәгълүматлар керде.
Курса Почмак мәктәп бинасы 1990 нчы елда мәдәният йорты буларак үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә. 2002 нче елда бина, өлешчә ремонт ясалып, күп функцияле үзәк (мәктәп, китапханә, мәдәният йорты) итеп үзгәртелә. 2018 нче елда Курса Почмак авылы халкы, мәктәп укытучылар коллективы, укучылар, әти-әниләр өчен сөенечле вакыйга була.
Бүген, 3 сентябрь көнне, Наласа урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, тарих укытучысы Хәсәнова Айгөл Миннур кызы районда җитәкче урыннарда эшләүче авылдашларыбыз: "Арча хәбәрләре" газетасы баш мөхәррире Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла