Адәм баласы тыкшынмаса, табигать барын да көйли. Әмма без кычытмаган җирне кашыйбыз, каш ясыйм дип, күз чыгарабыз.
Узган гасырның 60нчы елларында безгә Сос- новский балтырганы дигән үсемлек кайтаралар. Шундый фамилияле кеше Кавказдагы үсемлекләрне өйрәнгәндә агач кебек үсеп утырган галәмәт зур яфраклы үсемлеккә игътибар итә. Шуның орлыкларын алып кайтып чәчә. Мондый “байлыкны” (терлекләр өчен менә дигән азык, янәсе) югарыдагылар хуплап ала, киләчәктә куркыныч дошманга әвереләсе үсемлек бөтен илгә тарала.
Кечерәк кенә ферма төзеп, анда сыерлар асраучы, сөтләрен эшкәртеп, аннан күп төрле сөт продуктлары ясаучы Урта Бирәзәдән Садыровлар турында ишетеп белә идем. Беренче тапкыр алар белән ярминкәдә очраштым.
– Товарыбыз аз калды инде. Сатып бетерә яздык, – диде кызлары Алсу.
Чыннан да, әле иртәнге як кына булуга карамастан, киштәләр бушаган иде. Шунда хуҗабикә Нурия ханым үзе дә килеп җитте.
Иске Ашыт авылында яшәүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәтхрахманова Саяра Гыйбадулла кызына 90 яшь тулды. Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев аны юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Сикертән авылының тарихта үз урыны бар. Монда татар әдәбияты классигы, атаклы халык драматургы Галиәсгар Камал туган. Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе шушы авылныкы. Булачак язучы үзе дә Сикертән мәктәбендә укыган, соңрак укыткан. Педагогия фәннәре кандидаты, профессор, бик күп дәреслек, программа һәм методик кулланмалар авторы Мәрьям Хәсәнова шулай ук Сикертәннән.
Алар бер-берсенә “бабай, әби” дип кадерләп эндәшеп, йортның йозагы, балалары, оныкларының кадерле кешеләре булып яшәп ята. Уртак гаилә тормышының 64 нче елын ваклыйлар.
Яңа Кишеттә яшәүче Амсар Садыйковка 90 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилярга Президент В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды, изге теләкләрен җиткерде. Район социаль яклау бүлегеннән, авыл жирлегеннән дә котладылар. Күңелле итеп сөйләшеп утырдылар.
Яңа Кенәрдә яшәүче Һәдия Нуриҗанова шушы көннәрдә генә үзенең 95 яшьлеген билгеләп үтте. Хезмәт ветеранын юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов килгән иде. Ул аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Һәдия апаны Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов та котлады һәм бүләк тапшырды.
Арчаның “Гомуми туклану” ширкәте җитәкчесе Нурия Гыймадиева әле кайчан гына 100ләп ветеранны җыеп, ифтар мәҗлесе үткәрде. Инде менә хезмәттәшләрен юбилеена дәште. Кунаклар 120дән дә артып китте. Мәҗлес “Казан егетләре”нең “Туган көн” дигән дәртле җыры белән башланды.
Беркөн редакциягә өлкән яшьтәге бер апа килеп керде. Үзен Күпербаштан Нурҗиһан Васильева дип таныштырды.
– Миңа җитмеш яшь инде. Күптәннән лаеклы ялда. Үзем исән–имин чагымда әтиемнең гыйбрәтле язмышы турында яздырасым килә иде. Ул үзе 1974 елда вафат булды. Әмма сөйләгәннәре, күргәннәре бүгенгедәй күз алдымда һәм күңелемне тырнап тора. Аның тормышы күп- ләргә гыйбрәт булырлык, – дип башлады ул сүзен һәм кечерәк кенә язма тоттырды.
Берара фермалар ябылып, халык эшкә шәһәргә китә һәм шунда төпләнеп тә кала башлагач, Урта бирәзәләр авыл бетә икән, дип борчылышканнар иде. Соңгы вакытта аларга канат чыккандай булды. Авылга яшьләрнең кайтуын, яңадан–яңа йортлар калкып чыгуын, балалар саны артуын, юллар төзекләндерелүен күреп торган Урта Бирәзә авылы халкы рухланып китте. Ямь өстенә ямь өстәп авылның нәкъ уртасында, иске клуб урынында өр–яңа клуб бинасы да калкып чыкты.