Күлтәстә туып–үскән Гарәфетдин абый соңгы ике елда авылга җәйләрен генә кайта, кышларны Казанда кызында үткәрә. Туган авылыннан сугышка бәйле чорда – 1944 елдан 1949 елга кадәр аерылырга туры килгән аңа. Хәзерге аерылу яшенә бәйле – быел унынчы дистәне ваклый башлады ул. Алтмыш елдан артык бергә гомер иткән Рәисәсен юксына.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 25 июльдә Арча шәһәрендә яшәүче Гадения Фәтхрахманованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Яңа Кенәр авылында яшәүче Габделәхәт Сәфәровны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
“Банк урамында яшәүче Илсөя үз бакчасында бик матур итеп чәчәкләр үстерә. Шул гүзәллекне барып карагыз әле!” – дип шалтыраттылар редакциягә.
Чыгып киттем Арчаның Банк урамына. Тезелеп киткән күп фатирлы йортлар ишегалдыннан бакчаларны карап барам.
Риназ мондый ерак юлга бик сирәк чыга иде. Армиядә хезмәт иткән төпчек энесе: “Монда бөтен егетләр янына туганнары килә. Мине яратмыйсыз сез. Кирәгем шуның кадәр генә, ахры, килеп тә карамыйсыз”, – дип көн дә зарланып шалтыраткач, әти–әнисе киңәше белән Мәскәү ягына сәфәргә кузгалды. Барганда авырлыгын сизмәгән иде, кайтканда йокламау үзенекен итте, тәмам изрәде егет. Бер–ике урында туктап берәр сәгать черем итеп алуның да файдасы тимәде.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 23 июльдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына “Татарстан Республикасы алдындагы фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшырды.
23 июльдә Арчада Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитетының эксперт–тикшерү һәм методик комиссиясенең күчмә утырышы үтте.
Гыйниятулла Миннебаев Апазда улы һәм килене тәрбиясендә яши. Йорт җирләре яхшы, тормышлары мул. Гыйниятулла абый кадер–хөрмәттә. Өлкән яшьтәге кешене багу җиңел эш түгел. Әмма, күренеп тора, Рәмзия авырсынмый.
– Заманында җор күңелле, шаян кеше иде, – диде ул кайнатасын мактап. – Кулыннан гармуны төшмәде, җырлады, биеде. Хәзер генә бераз биреште.
Шушы авылда туып–үскән Гыйниятулла абый. Сугышның нәрсә икәнен дүрт яшендә үк, әтисе Миннебай гражданнар сугышыннан яраланып кайткач аңлый. Әмма ул вакытта кайчандыр аның да кулына мылтык тотып дошманга каршы барырга туры киләчәген берәү дә башына да китермәгән.
Адәм баласы тыкшынмаса, табигать барын да көйли. Әмма без кычытмаган җирне кашыйбыз, каш ясыйм дип, күз чыгарабыз.
Узган гасырның 60нчы елларында безгә Сос- новский балтырганы дигән үсемлек кайтаралар. Шундый фамилияле кеше Кавказдагы үсемлекләрне өйрәнгәндә агач кебек үсеп утырган галәмәт зур яфраклы үсемлеккә игътибар итә. Шуның орлыкларын алып кайтып чәчә. Мондый “байлыкны” (терлекләр өчен менә дигән азык, янәсе) югарыдагылар хуплап ала, киләчәктә куркыныч дошманга әвереләсе үсемлек бөтен илгә тарала.
Кечерәк кенә ферма төзеп, анда сыерлар асраучы, сөтләрен эшкәртеп, аннан күп төрле сөт продуктлары ясаучы Урта Бирәзәдән Садыровлар турында ишетеп белә идем. Беренче тапкыр алар белән ярминкәдә очраштым.
– Товарыбыз аз калды инде. Сатып бетерә яздык, – диде кызлары Алсу.
Чыннан да, әле иртәнге як кына булуга карамастан, киштәләр бушаган иде. Шунда хуҗабикә Нурия ханым үзе дә килеп җитте.