20 июньдә Иске Йорт авылында яшәүче Хәлимә Сибгатуллинага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котлап Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Радик Шәяхмәтов килде. Хәлимә Сөнгать кызына Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Дәүләт янгын күзәтчелеге район бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Раил Гыйльмуллин һәм өлкән сорау алучы Наил Бәйрәмов Арчаның үзәктәге урам базарын карадылар. Бу – базарда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен профилактик карау иде.
Заманында Арча ягында да дин көчле таралган. Хәер, ул заманда ислам дине мөселман кешесенең рухи терәге генә түгел, яшәү рәвеше дә булган. Татарларның тормышы шәригать кануннары буенча тәртипкә салынган, шуңа муллалар халык алдында абруй казанган.
2018 елның 1 гыйнварыннан шәхси эшмәкәрләр онлайн–контроль–касса техникасын (ККТ) сатып алу өчен тоткан күләмдә салымны киметә алалар. Аны бары тик алдан күрсәтелгән керемгә бердәм салым түләгән һәм салым салуның патент системасын (үз эшчәнлекләрендә кулланган, әлеге салымнар салынган касса техникасы буенча гына) кулланучы шәхси эшмәкәрләр эшли ала.
Соңгы көннәрдә район өстен каплаган кысыр болытлар яңгырлыга әйләнде. “Июль аенда Арчада 49 мм яңгыр яуды, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов. – Июль нормасы – 63 мм.
Июль – умартачылар өчен сынау ае. Язгы мәшәкатьләр артта калды, күч аерулар чоры да үтеп бара. Бал сезонына кем нинди әзерлектә килгәнлеге шушы айда билгеле булачак. Көчле умарта бер елны да балсыз калдырмый.
Армиягә язгы-җәйге чакырылышның соңгы төркеме китте. Барысы 17 егет. Китәргә бер көн кала кичке сәгать 4кә Арча хәрби комиссариатына җыелдылар. Килүгә капка янында Югары Мәтәскәдән көрәшчеләр нәселеннән Вагыйз Мәннанов белән очраштык. Хәлләрен сораштым.
Шушы көннәрдә Яңа Чүриледә яшәүче Антонина Осипова 90 яшьлеген билгеләп үтте. Олы юбилее белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.
Чулпан авылында яшәүче Екатерина Чаптарова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Юбилярны котларга балалары һәм оныклары да җыелган иде.
Бу көннәрдә базар-кибетләрдә яшелчә, җиләк-җимешләр күбәйде, уңыш мул булган саен бәяләрендә дә үзгәрешләр бар.