ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә базар-кибетләрдә яшелчә, җиләк-җимешләр күбәйде, уңыш мул булган саен бәяләрендә дә үзгәрешләр бар.


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 7 июлендә Арча ГХАТ бүлегенең тантаналар залында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды.

2018 елның 06 нчы июль көнендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Тантанага икенче балалары туган 4 бәхетле  гаилә чакырылган иде.


6
июль, 2018 ел
җомга

Район башлыгы Илшат Нуриев киңәшмәләрнең берсендә: “Азыкны әзерлибез, әмма сыйфатлы итеп әзерли белмибез”, – дип әйткән иде. Быел бу мәсьәләдә хәлләр ничегрәк соң?

Беркөнне хатыным Наиләгә: “Мөбарәк Әшрәповичның юбилее, шуларга барып киләм әле”, – дидем.

Өченче ел рәттән татар телен үзләштерергә, камилләштерергә, татар халкы гореф–гадәтләре белән танышырга теләгән балаларны Яңа Кырлай авылындагы “Без – Тукай оныклары” дигән төбәкара чатырлы лагерь үзенә җыйды. Бу көннәрдә анда Башкортстаннан, Киров, Оренбург өлкәләреннән, Мари Иленнән, Татарстанның төрле районнарыннан килгән 200 бала ял итте.

Мөбарәкҗан Закирҗанов шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәмен ул балалары, оныклары янәшәсендә каршы алды. Сугыш һәм хезмәт ветеранын котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде, юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк һәм күчтәнәч тапшырды. Күкрәкләре тулы орден–медаль белән костюмын киеп алган Мөбарәкҗан абый бу хөрмәткә чын күңелдән сөенде, рәхмәтләрен белдерде, рәхәтләнеп истәлекләре белән уртаклашты.

Бүгенге көндә Язилә апа Котдусова Балтач районы Югары Шубан авылында кызы Рәмлә Садыйкова гаиләсендә яши. Тумышы белән Носы авылыннан. Мирҗәм егете Рәискә кияүгә чыгып, шунда гомер итә.

Әңгәмәдәш – район инфраструктура үсеше бүлегенең торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Илфат Рәхимов.

Без бәхетле буын балалары. Һәр иртә дөнья матурлыгына үз күзләребез белән багып, кошлар җырын тыңлап, яшел хәтфә үләнле җиргә нык адымнар белән басып тормыш көтәргә ашыгабыз. Һәм шул вакытта бик сирәкләр генә, шөкер, без бомбалар шартлавын ишетмибез, сугышлар күрмибез бит дип куанып, яу кырларында башын салганнар турында уйланадыр. Андый афәтләрне күрергә язмасын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International