Күптән көтелгән хыял тормышка ашты!Габдулла Тукай энциклопедиясе дөнья күрде! Ул — татар телендә эшләнгән беренче персональ энциклопедия.
Проект киң катлау укучыларга юнәлдерлегән. Ул шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән чорны, аның тирәлеген һәм әсәрләрен аңлауда булышлык итәрлек күп төрле ачышларны һәм фикер-күзәтүләрне бергә туплаган фундаменталь хезмәт.
Бүген, 23 нче апрель көнне, Арча шәһәре 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбендә, бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 132 ел уңаеннан “Без – Тукай варислары”дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрелде.Конкурста барлыгы 53 укучы катнашты.
Насыйп булгач, Шушмабаш авылы халкы тарихи вакыйганың шаһиты булды. 15 апрель көнне авыл зиратына Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган Газыйм Гариповның калдыкларын алып кайтып җирләделәр.
Язның тәүге ләйсән яңгыры ява. “Эталон–Строй” ширкәте баш инженеры Азат Насыйбуллин белән “Казансу” паркын карап йөрибез.
Җиһангирлар инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов тәкъдиме белән редакция бинасында Гагарин бәлеше дигән бәйге үткәрүне планлаштырган идек. Әмма көннәр үтү белән яңа фикерләр туды, ахыр чиктә бу эш тар кысалардан чыкты. Хәлил Гайнетдинов һәм баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова ярдәме белән булачак укытучылар өчен күләмле чара оештырдылар.
Бер шимбәдә әллә ничә урында спорт ярышлары булды. “Арча” спорт комплексында мини футбол, стадионда чаңгы ярышы, Арча Укучылар сараенда кул көрәше, гер күтәрүчеләр ярышты. Көчкә өлгердек. Гер күтәрүчеләр турында язарга гел кичектерелеп киленде. Гафу...
Районның барлык авылы, алай гынамы, барлык урамы быел аякка басты: һәрбер урам диярлек концерт куйды. Алар “Җир бизәге туган авылым белән мактанырлык минем хакым бар” дигән исем астында үтте.
Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан районкүләм “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үткәрелде. Уенда Ашытбаш һәм Яңа Кырлай урта мәктәбе командалары көч сынашты.
Җомга көн иртәсендә Чулпан Панцырева икенче улын тапты. Төштән соң без аның хәлен белдек. “Хәлем яхшы, – дип елмайды ул. – Икенчесе дә малай булсын дип теләгән идем. Олысына 1 яшь тә 9 ай гына әле. Икесе бергә уйнап үсәрләр”.
Бу язмабыз районыбызда алдынгы крестьян-фермер хуҗалыгы оештыруда хатын-кызның роле турында.