ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

13–15 апрельдә Казанда "Очыш" исемле Халыкара фестиваль-бәйге узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады

14 апрельдә Казанда "Весенние проталины" I Халыкара хор һәм традицион уен коралларында башкару бәйгесе узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылыры һәм укытучылыры уңышлы чыгыш ясады.


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

         Балалар үзләре язган шигырьне, рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә иткән  Г. Тукай әсәрләрен укыганны видеотасмаларга яздырып,  жюри хөкеменә җибәргән иделәр. Иң яхшы эш авторлары  бүген 2 нче турга җыелды.  


13
апрель, 2018 ел
җомга

13 апрель көнне Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Р.У.Халитов исемендәге II  районара “Шушы яктан, шушы туфрактан без” укучылар фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

2018 нче елның 12 нче апрелендә Арча муниципаль районына Саха Республикасының Вилюй районыннан делегация килде.

Габдулла Тукайның 132 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы  Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан VII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.

20.04.2018 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие» оешмасының "Авыл хатын-кызы игътибар үзәгендә " дигән темага Арча районы мисалында күчмә утырышы була. 

Арчага Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов кайтты.

Апрель туды. Ул килүгә, районда тормыш җанлана башлый – Тукайның туган ае бит! Бигрәк тә Яңа Кырлай гөжли: кунаклар кабул итәргә әзерләнә.

12 апрельдә авыл мәктәбендә Тукай укулары узды.

10 апрельдә “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсендә сәяси советның киңәйтелгән утырышы узды. Катнашучылар, 2018 елның 18 мартында узган Россия Федерациясе Президенты сайлаулары буенча сайлау кампаниясенең нәтиҗәләрен карады һәм партиянең Арча җирле бүлекчәсе алдында торган мәсьәләләргә тукталды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International