2003 елдан башлап ямьле яз айларының берсендә Казанда зурлап Арча якташлары очрашуы оештырылып килә. Ул елдан–ел камилләшә, ямьләнә бара. Быел очрашу 6 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арчалар кыздыра” дигән исем астында узды.
Үткән җомга иртән редакциягә ике хәбәр килеп иреште: берәү сөенеп шалтырата, икенчесе борчылып яза.
Түбән Аты авылында мартның соңгы көне – 31 март фаҗигале тәмамланды. Көндезге сәгать 2ләрдә Гөлназ Хәбибрахманова өстенә, аягына да кимичә, мунча яна, дип күршеләренә йөгереп керә. Урамга йөгереп чыксалар, Хәбибрахмановларның мунчасы белән сарае түбәсе астыннан төтен чыкканын күрәләр. Әмма эчкә керерлек булмый. Нәтиҗәдә сарай янып бетә, мунча һәм йортка зур зыян килә. Иң аянычы: кеше гомере өзелә.
Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык мәкале. Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча бүлеге җитәкчесе Мортазин Рүзәл Габделфәрт улы белән орлыклар турында сөйләштек.
Хуҗалыклар җитәкчеләре белән үткәрелә торган семинар–киңәшмәнең чираттагысы Югары Бирәзәдә була дигәч, анда күрсәтерлек нәрсә бармы икән, дигән шик тә туган иде. Бактың исә, “Игенче” ширкәте бер елдан да азрак вакыт эчендә тәртип салган икән биредә.
Мәмсәдә яшәүче Гарифә Касыймова район башлыгы Илшат Нуриевны елмаеп каршы алды, үзе турында бик теләп сөйләде, яшьлек елларын, аның күңелле мизгелләрен дә исенә төшерде, шулай үзен искә алып, туган көне белән котларга килүләре, бүләкләр тапшырулары өчен рәхмәтен белдерде. Ә район башлыгы бу көнне аны 100 яшьлек юбилее белән котларга махсус килгән иде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, үзенең Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина сыер савучылар арасында үткәреләчәк КВН уенын карарга чакырды. Көлке көне алдыннан бер рәхәтләнеп көлеп алу зыян итмәс. Сыер савучылар дигәне исем өчен генәдер инде, булса бер–ике терлекче кертерләр дә, калганнары мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар булыр. Кайбер хуҗалыкларда әнә КВН уйнарга түгел, сыер савырга да кеше юк бит...
Мендельсон маршы, балалары, оныклары, туганнарының көчле алкышлары астында юбилярлар залга үтте. Алар – алтмыш ел бергә яшәп, бриллиант туйларын билгеләп үткән Рауза һәм Нәкыйп Нурисламовлар һәм таш туйларын бәйрәм иткән Нәсимә һәм Наил Гарифуллиннар.
2002–2004 елгы көрәшче малайлар Урта Курса мәктәбе спорт залына җыелды. Еш очрашкач, көрәшчеләрне белеп тә бетердек. Әнә, күп тапкырлар җиңү яулаган Түбән Мәтәскәдән Әлфис Мәннанов, Урта Курсадан Россия чемпионы Рәниф Нурисламов, Айрат Мөхәрләмов, Яңа Кенәрдән Инсаф Абдуллин, Рафил Нәҗметдинов...
Әле яңа гына Арчаның хәрби комиссариатында караучысыз калып, гаиләләргә тәрбиягә алынган балалар белән очрашу булды.