ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2018 ел
җомга

Моннан берничә атна элек (10 март) Казанга барганда юл кырыенда эшләүче юлчыларны, язгы ташуларга әзерләнә башлаганнар, дип карап киткән идек. Юл кырыендагы карны эттереп, канау казый иделәр.

12 апрель – беренче космонавт Юрий Гагарин галәмгә очкан көн. Бу зур вакыйгадан соң 57 ел вакыт үткән. Аннан соң күпме космонавтлар галәмгә очты, бу өлкәдә күпме танылган шәхесләр барлыкка килде.

Казанбашта яшәүче Зөлфия апа Нәҗмиева 90 яшьлек юбилеен Казанбашта улы Равил, килене Зәлилә, оныклары, оныкчыклары белән каршы алды.

Танышларым арасында балалары Арча Укучылар сараенда эшләп килүче “Сөембикә гөлләре” бию коллективына йөрүче әниләр бар. Алар белән әллә нигә бер күрешсәң дә, бию турында сүз чыкмый калмый. Һәммәсе сүз берләшкәнмени, “Бию дигәндә, балалар көннәр буе түгәрәктә булырга да риза”, – ди алар. Өйрәтүче укытучылары Илһамия Гыйләҗиеваны мактап туя алмыйлар.

Арча  Укучылар  сараенда  спорт  туризмы  буенча Республика  ярышларының  1 нче этабы  узды.  Ярышларда  20  муниципаль  районнан  45  команда  катнашты.  Арча  районыннан  3  яшь  категориясендә  командалар  ярышты  һәм  уңышлы  чыгыш  ясадылар.


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

28 мартта Яр Чаллыда «Моң чишмәсе» Ачык республика фестиваль-бәйгесе узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады.

3 апрельдә Алабугада "Кече шәһәрләр" V Республика сәнгать мәктәбе һәм музыка мәктәпләре укытучылары бәйгесе үтте.

Мәскәүдән инде 18–20 градус җылылар килә, дигән хәбәр бар. Булыр, табигать тигезлекне ярата ул. Халык “синоптиклары” да якындагы көннәрдә бик матур көннәр башланырга тиеш, дип фараз итә.

Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат–йортында ул көнне мәш килделәр – бер кеше тик утырмады, спорт уеннарында катнашты, җиңү яулады, бүләкләр алды, соңыннан концерт карады. Көндәлек бертөрле тормыш санаулы гына вакытка булса да чын бәйрәмгә әверелде.

Яңа Кишет авылыннан Нурсабах Бакыева 90 яшьлек юбилеен барлык балалары, туганнары белән каршы ала. Аны бу көнне район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Азат Сөләйманов та котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International